Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк

Рәсми хәбәр

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.


Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. 
Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.  
«Минераль ашламаларга елдагыча була торган сезонлы бәяләр үзгәрешен истә тотып, әлегә аларны кулай бәяләрдән алырга мөмкинлек булганда, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.  
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын бер кат искәртә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итә. ашламалар уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: Культураларда шикәр, май һәм аксымнар, шулай ук биологик актив матдәләр арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча эш сүлпәнрәк бара торган районнарга моңа игътибарны арттырырга киңәш ителә.
2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча тулырак мәгълүмат, шулай ук республикада сөт җитештерү һәм сату, шикәр чөгендере эшкәртү турындагы мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта agro.tatarstan.ru. танышырга мөмкин.  

                                            ****************

Аграрии   могут получить субсидии Минсельхозпрода РТ на приобретение минеральных удобрений
В Татарстане сельхозпроизводители могут получить бюджетные средства на приобретение минеральных удобрений под урожай 2020 года. Эти деньги получат хозяйства, которые накопят не менее 35 кг действующего вещества минеральных удобрений на гектар посевной площади.
В текущем году поставлена задача накопить свыше 70 кг действующего вещества на гектар. Поэтому районам с низкими показателями необходимо активироваться.
В целом по республике по состоянию на 5 февраля приобретено минеральных удобрений в пересчете на действующее вещество более 70872 тонн или 25,3 кг действующего вещества на гектар посевов, что выше показателей 2019 года. На эту дату прошлого года в республике накопленные ресурсы составляли 23,1 кг д.в. на гектар.
По последним данным в тройке лидеров Заинский район, хозяйства которого накопили минеральных удобрений  3619,8 тонн или 53,9 кг д.в. на гектар посевов (77%), Сармановский район с 4122 тоннами или 52,2 кг д.в. на гектар (74,5%) Атнинский район 2262,5 тоннами или 50,7 кг д.в. на гектар (72,5%). Хорошие показатели также в Тетюшском, Сабинском, Балтасинском, Кукморском, Мамадышском, Нижнекамском, Буинском, Азнакаевском, Арском, Тукаевском, районах.
«Учитывая ежегодные сезонные колебания цен на минеральные удобрения, работу в этом направлении необходимо усилить сейчас, пока есть возможность приобрести удобрения по выгодным условиям», - отметил заместитель премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марат Зяббаров.
Минсельхозпрод РТ напоминает, минеральные удобрения являются основой получения высоких урожаев сельскохозяйственных культур и восполнения выноса минеральных элементов из почвы. Удобрения не только повышают урожайность, но и улучшают его качество: увеличивается содержание сахаров, жиров и белков, а также биологически активных веществ. Поэтому районам, где работа по накоплению минеральных удобрений ведется в недостаточном объеме, необходимо обратить на это пристальное внимание.
Пресс-служба Минсельхозпрода РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев