Әтнә таңы

Мингатина Сүрия Мәхмүт кызының гомер бәйрәме

5 ноябрь көнне танылган журналис тыбыз, хезмәттәшебез Мингатина Сүрия Мәхмүт кызының күркәм юбилее – 55 яшь тулган көне.

Реклама

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең бе лән котлыйбыз! Синең күңелең кояш би еклегендәге серле йолдызлыкка урнашкан. Ул җиһаннан Сиңа һәрбер җан иясенең тереклеге уч төбедәй ачык күренә. Шуңа күрә дә Синең язмаларың кеше җанын укыгандай анык, башкалар өчен кызыклы.
Озак еллар буе каләм тугрылыгын тойган кулларыңнан бүген дә уй-кичерешләр моңы тамып тора. Киләчәктә дә иҗат чишмән саекмасын, кулга-кул тотышып озак еллар бергә эшләп, иҗат итәргә насыйп булсын. Сәламәт бул, балаларың, оныгыңның бәхетенә сөенеп яшә.
Хөрмәт белән “Әтнә таңы” газетасы коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: