Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, 60 миллиард сум акча таләп ителә

Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. Аның өчен бары 60 миллиард сум акча кирәк, дип җиткерә...

Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. Аның өчен бары 60 миллиард сум акча кирәк, дип җиткерә Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков дәүләт башлыгы белән очрашуда. Бу хакта "РИА Новости" җиткерә.

Россия президенты Владимир Путин 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумының хәзерге 71-72 процентыннан 85 процентка күтәреп, 2019 елдан да калмыйча тигезләргә тәкъдим иткән.

Очрашу кысаларында Шмаков 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын бер үк вакытта арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган. "Икътисад үз үсешендә уңай үзгәреш бирде, ә әлеге мәсьәләне ил күләмендә бер үк вакытта чишүдә 60 миллиард сум акча таләп ителә", - дигән Шмаков һәм әлеге суммадан 16-18 миллиарды федераль бюджет чыгымнары булачагын аңлаткан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/13/148231/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев