Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Министр брифинг уздырды

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров массакүләм матбугат чаралары катнашында онлайн брифинг уздырды.

Министр сүзләренә караганда, язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара. Бу көнгә Татарстан буенча чәчү 125 мең гектар мәйданда уздырылган. Гомумән алсак, ул 1,8 млн. гектар тирәсе мәйданда үткәреләчәк. Язгы чәчүгә республика буенча 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 680 чәчүлек комплексы җәлеп ителә.

“Коронавирус вәзгыяте белән бәйле рәвештә, эшләүчеләр сәламәтлеге күз уңында булсын. Эш сменалы итеп оештырылсын. Бер сменада эшләүчеләр авырып китсә дә, эшне икенче бригада дәвам итә алсын”, диде министр. Россия буенча арыш мәйданнары шактый кимегән хәлдә, Татарстанда аның шактыйга артуын ассызыклады. Быел шикәр чөгендере мәйданнары 25 процентка кими, аның урынына бөртекле культуралар чәчелә. Чөнки шикәр – җитәрлек, өстәвенә, Нурлаттагы шикәр заводы ябылды. “Коронавирус аркасында халыкта азык-төлеккә ихтыяҗ булмаячак”, – диде ул. Шунысы кызык, барлык мөһим продуктлар белән тәэмин ителеш 100 % булган хәлдә, Шикәр комы өч, үсемлек мае алты тапкырга артык”, – дип билгеләде министр. Иң мөһиме – Татарстанда он запаслары җитәрлек. “Гомумән, он мәсьәләсе – көнүзәк мәсьәлә. Бу уңайдан федераль дәрәҗәдә махсус фонд булдырдык”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев