Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Министр Әтнә турында мактау сүзләре кызганмады

Сыерларны машина белән саву операторларының 44нче Республика конкурсының тантаналы ачылышына килүчеләр бик күп иде. "Мәңгәр"дәге тантанада Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Марат Әхмәтов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты. Конкурсның тантаналы ачылышында безнең Реваль Хисмәтуллин башкарган Татарстан...

Сыерларны машина белән саву операторларының 44нче Республика конкурсының тантаналы ачылышына килүчеләр бик күп иде.

"Мәңгәр"дәге тантанада Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Марат Әхмәтов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.

Конкурсның тантаналы ачылышында безнең Реваль Хисмәтуллин башкарган Татарстан гимны астында республика әләмен мондый бәйгеләрнең 5 тапкыр җиңүчесе (соңрак алтынчы тапкыр җиңүен дә белдек) Мамадыш савымчысы Сания Насыбуллина белән безнең "Мәңгәр" савымчысы Сәрия Сабирова күтәрде.

  • Терлекчеләргә аерым җылы мөнәсәбәттә мин, бу колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә йорт саен диярлек кереп савымчы эзләп йөргән чордан ук килә, - дип башлады үзенең сәламләү сүзен Марат Готыф улы. - Әтнә ягы - ак як, милләтебез өлгесе. Территориядәге квадрат метрга дип исәпләсәк, иң күп сөт монда. Ә инде бу бәйгенең сөт чишмәсе ташып торган районда узуы - зур мәртәбә. Ә җиңүгшә килсәк, бар кеше дә җиңүче була алмый. Аның каравы ял итеп кайтырсыз. Һәрбарчагызны тәбриклим.

Габделәхәт Хәкимов та сыер савуның авыр хезмәт булуын билгеләп:

  • Сезне Казан артының бишегендә сәламләвемә бик шатмын. Һәрберегезгә уңышлар насыйп булсын, - диде.

Соңыннан Сабантуй барышын, савымчы кызларның кул көрәштерүләрен күзәттеләр, тораклар һәм алардагы эш барышлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев