Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемлектә Әтнә беренче

Татарстан Республикасының сөт җитештерү рейтингында Әтнә районы элеккечә үк I урында бара.

Рейтингны билгеләгәндә исәпкә алынучы бер баш сыердан сөт савуда беренчелекне Саба районы белән бүлешәбез. Ә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына сауган сөт күләме буенча безгә җитүче юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гомуми таблицасында да без I урында. Бездән түбәнрәк Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш районнары урнашкан.

Бу көнне районыбыз 112 тонна, алдагы елга карата 5,1 тоннага артык сөт сатты. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөт күләме 2,09 килограмм тәшкил итә.

Бу көнне Татарстан буенча бер баш сыердан уртача 13,2 килограмм сөт савып алынды, ә 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештергән сөт күләме 0,78 килограмм туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев