Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: "Конституциягә гражданнарның телләргә булган хокукларын төгәл язарга кирәк"

Тел мәсьәләсен ныгыту - илнең Төп законында Россия халыклары арасында тигез хокуклылык һәм хөрмәт тәэмин итәчәк.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә, Россия халыкларының үз тарихларын саклап, бер-берсенә тигез хөрмәт  белән  яшәсен өчен, туган телгә хокукын беркетергә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Казан утлары" журналына биргән әңгәмәсендә.

"Килеп туган  аңлашылмаучанлыкларга карамастан, бер-береңне хөрмәт итеп  һәм кешеләрнең эчке дөньясына зыян китермичә, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Безнең һәркайсыбызга гомер  бер генә тапкыр бирелә, һәм без барыбыз да бу тормышта тигез хокукка ия! Шуңа күрә, Конституциягә төзәтмәләр кертеп, Россия Федерациясе халкының телләргә булган хокукларын ачык һәм төгәл язарга кирәк», — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Элегрәк Татарстанда тел мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзелде һәм Россия Президентына махсус мөрәҗәгать әзерләнде. Мондый чаралар Россия Конституциясе гарантының игътибарын туган телнең актуаль проблемасына юнәлтү өчен кабул ителде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе белән әңгәмәнең тулы текстын «вакыйгалар»порталында укыгыз.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/14-04-2020/shaymiev-o-popravkah-k-konstitutsii-neobhodimo-chetko-propisat-prava-grazhdan-na-yazyki-5736005 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев