Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: Марат Хөснуллин бик тырыш, намуслы, креатив

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгын Россия вице-премьеры итеп билгеләп куюга үз фикерен әйтте.

Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстанда күп кенә бурычларны хәл итәрлек көчле төзелеш индустриясе булдырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

«Ул бик тырыш, намуслы, креатив. Ул 35 яшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшли башлады. Ә аңа кадәр кайбер эре төзелеш оешмаларында эшләргә өлгерде», — диде Шәймиев.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, Хөснуллин министр булып эшли башлагач, 2019 ел нәтиҗәләре буенча  2,7 млн квадрат метр торак тапшырылган. "Бу-республиканың һәр кешесенә 0,7 квадрат метр туры килә  — бик югары күрсәткеч. Без элек бер кешегә 0,5 квадрат метр күрсәткечкә ирешү турында  хыялландык", - диде Шәймиев.

Ул әйтеп үткәнчә, хәзер республикада күп кенә бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче төзелеш индустриясе булдырылган.
Минтимер Шәймиев искә төшергәнчә, Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек масштаблы проектлар гамәлгә ашырылган.

"Хөснуллин Татарстанда бик зур тәҗрибә туплады, аны очраклы рәвештә Мәскәүгә чакырмадылар. Һәм бу дөрес адым булды. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча зур үзгәрешләр булганын күрәбез, бу өлкәдә Хөснуллинның өлеше зур.

"РФ Яңа Премьер-министрының аның эшчәнлеген күрүе  һәм урынбасары итеп  чакыруы-уңыш. Бу яңа Хөкүмәтнең барлык юнәлешләр буенча да бик уңышлы һәм конструктив эшләячәгенә өмет уята", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын, урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/22-01-2020/shaymiev-marat-husnullin-ochen-staratelnyy-dobrosovestnyy-kreativnyy-5717837 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев