Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мирас" озын гомерле булсын

Минем туган авылым. Ул кышкы аклыкка төренгән. Агачлар гүя иңнәренә ефәк ак шәл япканнар. Мин авылымның матурлыгына соклана-соклана "Мирас" клубына ашыгам. Анда безне ветераннар советы җитәкчесе Садриева Сөембикә һәм китапханәче кызларыбыз Алсу белән Айсылу көтә. Әнә минем каршыма уртача буйлы, һәркем белән исәнләшеп күрешүче, ачык йөзле Тәгъзимә апа килеп чыкты....

Минем туган авылым. Ул кышкы аклыкка төренгән. Агачлар гүя иңнәренә ефәк ак шәл япканнар. Мин авылымның матурлыгына соклана-соклана "Мирас" клубына ашыгам. Анда безне ветераннар советы җитәкчесе Садриева Сөембикә һәм китапханәче кызларыбыз Алсу белән Айсылу көтә. Әнә минем каршыма уртача буйлы, һәркем белән исәнләшеп күрешүче, ачык йөзле Тәгъзимә апа килеп чыкты. Ул да "Мирас" клубына ашыга. Тәгъзимә апай безнең авылга 20 еллар элек килен булып килде. Авыл халкы, күршеләре аны үз итеп араларына кабул итеп алдылар. Беренче мәртәбә мин аңа, аларга йомыш белән килгәч сокландым. Аның бакчасында нәрсә генә юк. Чәчәкләрнең ничә төрлесе үсә. Бакчада борчак белән фасоль дә бар. Икенче мәртәбә мин аның өч телдә сөйләшкәнен ишетеп аптырап калдым. Ул бит югары уку йортлары бетермәгән. Гап-гади авыл хатыны. Өченче мәртәбә мине аның кул эшләре үзенә җәлеп итте. Мәдәният йортында узган кул эшләре күргәзмәсендә өлкәннәрдән Тәгъзимә апайның иҗат җимешләре бик күп иде. Ул нәрсә тотса, шуны эшли, санап бетерерлек түгел. Тегә, чигә, бәйли, хәтта ипи сала торган мич тә чыгара. Вакытын бушка уздырмый. "Мирас" клубына йөрүчеләргә таба тоткычлар тегеп бүләк итте. Тәгъзимә апай, сау-сәламәт бул.

"Мирас" клубында без, өлкәннәр, очрашып сөйләшәбез, үткәннәрне искә алабыз. Кемдер бәйли, чигә. Авыл тарихы белән кызыксынабыз. Дин турында да онытмыйбыз.

Өлкәннәрнең "Мирас" клубы озын гомерле булып, киләсе елда да безне очраштырып, күрештереп торсын дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев