Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мирас" сәяхәттән кайтты

Сөендерделәр безне.

"Без  26  февраль  көнне   “Мирас”  клубы  членнары белән  республикабыз  башкаласы  Казанда   сәяхәттә  булдык, - дип хәбәр иттеләр Түбән Бәрәскә авылында яшәүчеләр.

  Чал  Кремльдә йөрү, халкыбыз  өчен  изге  урынга  әйләнгән  Кол Шәриф  мәчетендә  булу  һәркем күңеленә  онытылмаслык  мизгелләр  булып  кереп  калды. Сәяхәтебезнең   Камал  театрында  төгәлләнүе , нур  өстенә  нур  булып , кичерешләрне  тагын  да  тирәнәйтте. 

Хөрмәтле   өлкәннәребезнең   бәхет  тулы  күзләре,  яшәреп  киткәндәй  тоелган   елмаюлы    шат йөзләре   сәяхәтебезнең  бушка  узмавын дәлилләде.  

- “Мирас”  клубы  членнары  өчен  шундый  күңелле  сәяхәт  оештырганнары өчен, җитәкчеләребезгә ихлас  күңелдән,  кат-кат бик зур рәхмәт, - диләр алар.

Фотолар "Мирас" түгәрәге альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев