Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мишустин авыл кешеләре өчен ташламалы ипотекага 2 миллиард сум бирергә тәкъдим итте

Россия Хөкүмәте карары белән авыл халкына торак сатып алу өчен 18,5 миллиард сумлык ташламалы кредит бирелде.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ипотека программасы өчен өстәмә финанслау бүлеп бирергә тәкъдим итте. Ул авыл халкына елына 2,7 процент ставка белән торак сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта ул Россия Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«Быелдан авыл территорияләрен үстерү буенча яңа популяр программа эшли башлады. Ташламалы ставкалар буенча «Авыл ипотекасы» программасының популяр булуы күренә. Авыл халкына торак сатып алу өчен 18,5 миллиард сумлык кредит бирелгән. Әлеге программаны 2 миллиард сумга өстәмә финанслау тәкъдиме бар. Аны хупларга кирәк дип саныйм», — диде Михаил Мишустин.

Россия Премьер-министры сүзләренчә, илнең аграр секторы коронавирус аркасында барыннан да азрак зыян күргән, ә ташламалы ставкалар буенча кредитларга керү мөмкинлеген киңәйтү авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә ярдәм итәчәк.

Үз чыгышында Мишустин 2020 елның апреленнән башлап 6,5 процентлы ставка буенча мөмкин булган барлык категория халык өчен ташламалы ипотекага да кагылды. Россия Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, илдә 205 млрд сумга якын 80 мең кредит рәсмиләштерелгән инде. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкы өчен ипотеканы җәлеп итүчән итү өчен кредит күләме 6 миллион сумга кадәр арттырылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/22-07-2020/mishustin-avyl-keshel-re-chen-tashlamaly-ipotekaga-2-milliard-sum-birerg-t-k-dim-itte-5758483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев