Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Митрополит Феофан православие динендәгеләрне Пасхага өйдә калырга чакырды

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, митрополия башлыгы дин тотучыларны, фатир һәм йортлардан читкә чыкмыйча, Пасха төнендә дога кылырга чакырды.

Митрополит Феофан православие динендәгеләрне Пасхага коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле өйдә калырга чакырды. Бу хакта «Татар-информ» МА Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә, 13 апрельдә, ТР Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы храмнарга баруны тыю турында Карар кабул иткән иде.

Идарә итүче архиерей үз позициясен дин тотучыларның, законга буйсынучан гражданнар буларак, әлеге карарны үтәргә тиешлеге белән аңлатты.

«Миңа бу хакта әйтү җиңел түгел, Пасха Христова якынлаша. Тик коронавирус инфекциясеннән үлем куркынычы таралу сәбәпле,  авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, без бу көннәрдә үз йортларыбызда булып,  храмнарга бармыйча калырга тиеш. Бу диндар кеше өчен җиңел түгел, әмма кирәкле әйбер», — диде митрополит Феофан.

Шул ук вакытта владыка Феофан билгеләп үткәнчә, өйдә  Пасха төнендә калу — православие кешесе өчен бу вакытны догаларда үткәрү дигән сүз.

«Өйдә калганда, минем кадерле абый-апаларым һәм апаларым, исегездә тотыгыз: Аллаһ сезнең хәсрәтегезне күрә,ул сезнең үзенә карата булган мәхәббәтне күрә. Бу көннәрдә һәрберебезгә үзебезнең шәхси китапханәләребездәге  китапларны укырбыз, тормышыбызны Аллаһуның васыятьләре белән чагыштырырбыз һәм күп санлы бүләк - чигенешләр күрербез, мөгаен. Ә аларны күргәч, тәүбә итеп, Аллаһуга кайтачакбыз һәм алга таба да аның юлына барырга вәгъдә итәбез», — дип өстәде митрополит.

Владыка Феофан руханиларга да мөрәҗәгать итте.

«Без бүген Сезнең белән хәрби постта солдатлар буларак торабыз. Моны аңлап, без бу көннәрдә Казан епархиясенең барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тагын да зур тырышлык белән гыйбадәт кылырга тиеш. Чиркәүгә килеп, үзләре, туганнары һәм якыннары турында дога кыла алмаганнар өчен дә дога кылырга тиешбез", - диде идарә итүче архиерей.

https://www.tatar-inform.ru/news/religion/14-04-2020/mitropolit-feofan-prizval-pravoslavnyh-tatarstana-v-pashu-ostatsya-doma файдаланылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев