Митрополит Феофан: «Үз-үзеңне изоляциялә — үзеңә һәм башкаларга шулай гына ярдәм итеп була»
Владыка татарстанлыларны өйдә утырырга һәм коронавирус таралуга бәйле рәвештә эшкә йөрмәскә чакырды.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан «Татар-информ»МА биргән интервьюсында үз-үзеңне изоляцияләү зарурлыгын билгеләп үтте.
«РФ Президенты күрсәтмәсе буенча билгеләнгән бу ял атнасында кешеләр өйдә утырырга һәм эшкә бармаска тиеш. Кешеләр шашлык яки тусовкаларга барганын күрү аяныч. Бу - акылсызлык», — дип билгеләп үтте митрополит.
Аның сүзләренә караганда, моңа һич тә юл куярга ярамый, чөнки кешеләр үзләренә генә вирус ияртмиләр, бәлки башка кешеләрнең үлеменә дә сәбәпче булалар. Мөэминнәр өчен бу эш җинаятькә тиң.
"Ягъни үзеңне чиклисең, шуның белән үзеңне дә коткарасың, башкаларга да ярдәм итәсең — моның өчен үз- үзеңә изоляция кирәк тә", - дип ассызыклады владыка.
Ул коронавируска каршы көрәш өчен дәүләт тә, гражданнар да, чиркәү дә уртак җаваплылык кирәк, дип нәтиҗә ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев