Әтнә таңы

Мәк үстергән әтнәләрне ни көтә

"Мәк" операциясенең икенче этабы башланып китте. Аның максаты - наркотик маддәләргә ия булган үсемлекләр үскән урыннарны ачыклау. Шәхси хуҗалыкларда мәк яки киндер үсеп чыккан очракта, кичекмәстән андый үсентене юкка чыгару мөһим. Шулай булмаганда, әлеге затка карата махсус күрсәтмә төзелә, үсентеләрне юкка чыгарук өчен вакыт билгеләнә. Шул вакыт эчендә юкка чыгарылмаса,...

"Мәк" операциясенең икенче этабы башланып китте. Аның максаты - наркотик маддәләргә ия булган үсемлекләр үскән урыннарны ачыклау. Шәхси хуҗалыкларда мәк яки киндер үсеп чыккан очракта, кичекмәстән андый үсентене юкка чыгару мөһим. Шулай булмаганда, әлеге затка карата махсус күрсәтмә төзелә, үсентеләрне юкка чыгарук өчен вакыт билгеләнә. Шул вакыт эчендә юкка чыгарылмаса, хуҗа кеше административ җаваплылыкка тартыла. Инде наркотик матдәләргә ия үсемлекләрне файда алу өчен махсус утыртып, суын сибеп, чүбен утап, карап үстерүчеләр була икән - андыйларга чара катгыйрак. Мондыйлар шунда ук җинаять җаваплылыгына тартыла. Урман, кыр яки басуда наркотик матдәләргә ия үсемлекләр күпләп үскән урыннарны күрсәгез - Эчке эшләр бүлегенә, 2 - 15 - 75 телефонына шалтыратырга кирәк, - ди Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ренат Котдусов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: