Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп – авылның горурлыгы

50 ел. Мәктәп өчен зур дата да түгел кебек, тик артка борылып шушы еллар эчендә башкарылган хезмәтләрне барласаң, нәтиҗә ясарлык, уйланырлык, искә алырлык мизгелләр бик күп. Күшәр төп белем бирү мәктәбе зурлап 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәптә узды. Спортзалга төрле күргәзмәләр эшләнеп куелган иде. Нәкъ менә...

50 ел. Мәктәп өчен зур дата да түгел кебек, тик артка борылып шушы еллар эчендә башкарылган хезмәтләрне барласаң, нәтиҗә ясарлык, уйланырлык, искә алырлык мизгелләр бик күп.
Күшәр төп белем бирү мәктәбе зурлап 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәптә узды. Спортзалга төрле күргәзмәләр эшләнеп куелган иде. Нәкъ менә шул күргәзмәләрдәге язмалар һәркемне үткәннәргә кай­тарды да инде.
- ..."Монысы Данил", "Бу Рәис", "Кадрия түгелме соң бу?" "Ә менә бу кем, танып булмый?" "Кыңгыраулы мәктәп ел­лары" дип исемләнгән стендларга куелган фо­толардан һәркем үз классын игътибар белән карады. Классташларын эзләде. Тарих эзләре буйлап үткәннәрне барлады. Күңелле мизгелләр. Инде чәчләренә чал кергән, олыгайган апа-абыйлар мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, кабат үзләрен укучылар кебек хис иттеләр күрәсең. Әнә бер кырыйда мөлаем апалар мәктәп елларын искә төшереп елмаешалар. Мәктәпне соңрак тәмамлау­чы яшьрәк буын кызыксынып аларны күзәтә. Кемнәрдер фотога төшә. Кайсыберләре шатлык­лары белән уртаклаша.
- Мәктәпкә бәйрәмгә барасы булгач, төне буе йоклый алмадым. Төшемдә мәктәпкә килгән­мен, тик классташларымның берсен дә танымыйм икән, дим. "Кем соң син?" дип сорагач, "Әйтмибез, менә танып кара әле, дип әйтәләр икән", - дип сөйли Фәридә апа Шакирова классташ­ларына.
- Шатлана-шатлана кил­­­дем, - диде Илдус абый Камаев та корда­шы белән исәнләшеп. Як-ягына каранып басып торган Фәрзәнә апа Әх­мәтшина исә: "Бер класста­шым да килмәгән ахыры. Бүгенге көндә сигезебез юк инде, 6 малай, 2 кыз", - дип уфтанып куйды.
Күңелләр үткәннәрне бар­лый. Кызганыч, алар арасында шатлыклылары, менә шундый күңелсезләре дә бар шул.
Мәктәпкә килгән "уку­чылар" линейкага тезелеп, пионерия заманына кайттылар. Барабан кагып, быргы кычкыртып ничә еллар сакланган пионерия флагын каршы алдылар. Бердәм булып җырын да башкардылар. Ничә еллар узган тик сүз­ләре онытылмаган.
Чыннан да, мәктәп, авыл халкы өчен генә түгел, төрле җирләрдә гомер кичерүче күшәрләр өчен чын бәйрәм булды бу көн. Мөмкинлек чыккан һәркем әлеге бәйрәм тантанасына кайтырга тырышкан. Икенче өлеше авылның мәдәният йор­тында дәвам итеп, би­редә дә тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Әлеге мәктәптә белем алып, үз юлларын тапкан шә­хесләрнең һәркайсы изге теләкләрен җиткерде­ләр. Истәлекләре белән бүлештеләр. Тарихка әйләнеп кайттылар.
Мәктәп тарихы
1920 елда авыл өендә 4 класслык башлангыч мәктәп оештырыла. 1933-34 елларда ике бүлмәле башлангыч мәктәп салына. Ә 1938 елда ике катлы мәктәп төзелә. 1939да 7 класслы тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Сугыш елларында кабат башлангыч мәктәп булып кала. 1958 елда ике катлы мәктәп каршында хезмәт һәм физкультура дәресләре өчен бина салына. 1959да биология һәм химия өчен аерым бина төзелә. 1966 елга кадәр 4 аерым бина була биредә. 1966да яңа мәктәп бинасы төзелә. Әлеге эшне башлап йөрүче колхоз рәисе Фәйзи ага Галиев була. 1963тә мәктәп сигезьеллык була. 1995 елда мәктәпкә газ кертелә. 2002дә яңа ашханә салына. 2005 елда яңа спорт зал сафка баса. 2007, 2014 елларда мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Бүгенге көндә мәктәптә белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кайчандыр су юклык иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булса, бүгенге көндә анысы да уңай хәл ителгән.
Күшәр төп белем бирү мәктәбе технология фәне буенча район, рес­публикада гына түгел, Россиякүләм танылуга иреште. Моннан тыш, төрле бәйгеләр, конференция, спорт өлкәсендә дә ирешелгән уңышлары аз түгел.
"Күшәр" хуҗалыгы җи­тәкчесе Рүзәл Хәйруллин - мәктәпнең таянычы. "Хуҗалыкның мәк­тәпкә ярдәме бик зур. Мәк­тәптә, аның территория­сендә бик күп эшләр башкарылды", - диләр Күшәр төп бе­лем бирү мәктәбе укыту­чы­лары. Бүгенге көндә мәк­тәптә 53 укучы белем ала¸ аларга тәҗрибәле 14 укытучы белем бирә. Тик хуҗалык җитәкчесен борчыган мәсьәлә уй­ланырга мәҗбүр итә.
- Бе­лем бирү өчен бөтен мөм­кинлек тә тудырылган. Тик елдан-ел балалар саны кими. Без укыганда 70тән артык укучы белем алды мәктәптә, ә бүген бу сан - 53 кенә", - диде ул.
Иртәдән кичкә кадәр дә­вам итте бәйрәм ки­чәсе. Барысын да оештырып чыгу өчен ника­дәр көч сарыф ителгәнен, йо­кысыз төннәр узганын укытучылар, оешты­ру­чылар үзләре генә белә.

Мәктәпнең 50 еллыгына ветеран-укытучылар, мәктәпне тәмамлап төрле җирдә эшләүче элекке укучылар килгән иде. Бәйрәмгә бик күп кунаклар да кайткан. Күп еллар колхозыбыз рәисе булып эшләгән Фәйзи ага Галиев үз чыгышында шактый хатирәләрне яңартты. Мәктәпкә бүләк итеп үзенең китапларын бирде. Хәзер хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче Рүзәл Хәйруллин мәктәп ашханәсенә өстәл-урындыклар бүләк итте. Күңгәр урта мәктәбенең директоры Наил Габидуллин да соклану хисләрен җиткерде. Авыл җирлеге җитәкчесе Гөлназ Гарипова да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Чара җыр-бию белән үрелеп барды. Өлкән җырчыбыз Фәтхерахман абыйның матур итеп җырлавы белән башланып китте. Танылган артистларыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Динә һәм Илнур Закировлар, Айзат Җәлилов, Гүзәл Гафарова үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне ямьләндереп җибәрделәр. Дикторыбыз Миләүшә Насыйбуллина ягымлы тавышы белән үзенең рәхмәтен шигырь юллары аша җиткерде. Рүзия Камаева да үзе иҗат иткән шигырен укыды. Ветеран укытучыбыз Камилә апа мәктәпне тәмамлап, зур урыннарда эшләүче укучылары турында сөйләде. Директор булып эшләгән Зөлфирә апа Фазлыева, Лилия апа Фомина хатирәләрне яңарттылар. Мәрьям апа Галие­ва үзенең шигыре, Лидия апа Хәйретдинова моңлы итеп җырлавы белән бәйрәм кичәсен ямьләндерделәр. Күшәр мәктәбендә укытып киткән Раушания апа үзенең җылы хисләрен белдерде. Мәктәп укучыларының, шулай ук авылдашыбыз Гөлүсә Рәхимҗанованың кызы белән җыр башкаруы, Г.Камал театры артисты Әсгать Хисмәтовның чыгышлары да тамашачыларны әсир итте.
Хуҗалыгыбызны көчле, аягында нык басып торучы бер гаилә дип әйтер идем. Әлеге уңышта көнне-төнгә ялгап эшләүче механизатор һәм төрле тармакта эшләүчеләрнең, таң йокыларын калдырып фермага ашыгучы терлекчеләребезнең хезмәте бәяләп бетергесез. Алар барысы да Күшәр төп мәктәбен тәмамлаучылар.
Ясминә ШАКИРОВА, Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев