Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»

Районыбызда "Исәнме, мәктәп!" акциясе барганлыгы барчабызга мәгълүм. Чөнки бу хакта алдагы саннарыбызда да хәбәр итеп тордык. Кем ничек ярдәм итә ала, кемнең ничек хәленнән килә, барыбызның да мөмкинлеге чикле булган, авыр хәлдәге гаиләләрдә үскән балаларга мәктәпкә барырга ярдәм итәсебез килде. "Без бик рәхмәтле, район халкы әлеге акцияне елның-елында күтәреп ала,...

Районыбызда "Исәнме, мәктәп!" акциясе барганлыгы барчабызга мәгълүм. Чөнки бу хакта алдагы саннарыбызда да хәбәр итеп тордык. Кем ничек ярдәм итә ала, кемнең ничек хәленнән килә, барыбызның да мөмкинлеге чикле булган, авыр хәлдәге гаиләләрдә үскән балаларга мәктәпкә барырга ярдәм итәсебез килде. "Без бик рәхмәтле, район халкы әлеге акцияне елның-елында күтәреп ала, барлык оешмалар, җитештерүче хуҗалыклар катнаша. Эшмәкәр Рәмзия Гайфуллина да читтә калмады. Ярдәмне концтоварлар белән алдык. Ярдәм итәргә теләге булганнар бүген үз өлешен кертә ала әле. Ә иртәгә, 17 августта, бу акция төгәлләнә. Балаларга исән-сау белем алырга насыйп булсын. Ә ярдәм итүчеләргә игелек булып, меңе белән артып кайтсын", - диделәр "Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев