Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр дистанцион укуга күчә

Мәскәүдә, Ульяновск өлкәсендә һәм Сахалинда мәктәп укучыларын коронавирус аркасында дистанцион укыту режимына күчерү планлаштырыла. Төбәкләрнең хакимиятләре сроклары буенча ахыргы карарны кабул итәргә тиеш булачак

Мәскәү мәктәпләре, covid-19 авырулар саны арту сәбәпле, дистанцион укытуга күчәчәк. Мәктәпләрне дистанцион режимга күчерү карарын төбәк хакимиятләре кабул итә, алар шулай ук дистанцион белем бирүнең төгәл датасын билгеләячәк, дип ачыклык кертте ул. Министрлык мәгълүматларына караганда, Мәскәүдән тыш, укучыларны дистанцион укытуга күчерү турындагы карарны шулай ук Ульяновск өлкәсе һәм Сахалин өлкәсе хакимияте дә кабул иткән. "Бүген әлегә өч төбәк буенча карар кабул ителде, әмма моның алга таба ничек үсәчәге турында фаразлау шактый катлаулы, чөнки без авыруның төрле төбәкләрдә төрлечә булуын күрәбез", — диде Басюк.

Чыганак: https://www.rbc.ru/society/05/10/2020/5f7ae46e9a7947cef5b37647?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев