Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр карлыган җыя

Район мәктәпләре карлыган җыя. Бу эшкә укытучылар да, укучылар да җәлеп ителгән. Күңгәр урта урта мәктәбе укучылары, укытучылары да беренче уңышны җыйеп алдылар. - Карлыганны Казаннан кайтып, алып китәләр. Товарның сыйфатын саклау өчен, хәсиятләп җыярга кирәк, - диделәр биредә. Иң беренче уңышны 338 килограмм карлыганны җыеп алдылар инде. Аның килосын...

Район мәктәпләре карлыган җыя. Бу эшкә укытучылар да, укучылар да җәлеп ителгән. Күңгәр урта урта мәктәбе укучылары, укытучылары да беренче уңышны җыйеп алдылар.

- Карлыганны Казаннан кайтып, алып китәләр. Товарның сыйфатын саклау өчен, хәсиятләп җыярга кирәк, - диделәр биредә.

Иң беренче уңышны 338 килограмм карлыганны җыеп алдылар инде. Аның килосын 70 сумнан биргәннәр. Әле тагын җыеп аласылары калган. Моннан тыш, мәктәп яны участогында да эш тукталып тормый. Парникларда кыяр-помидор өлгергән, урамда да яшелчәләр дә өлгереп килә. Шул ук вакытта мәктәптә ремонт эшләре дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев