Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары сайлау көннәрендә гадәти режимда эшләячәк

Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары сайлау көннәрендә гадәти режимда эшләячәк. Сайлау участоклары эпидемиологик вазгыять буенча иң куркынычсыз урын булачак.

Көзге сайлау көннәрендә, 11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан мәктәпләре гадәти режимда, ә аларда урнашкан сайлау участоклары Covid-19 коронавирусын таратуга каршы барлык чараларны үтәп эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау участоклары эпидемиологик вазгыять буенча иң куркынычсыз урын булачак. Санитар иминлек тәэмин итүгә югары таләпләр куела», — диде Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, республикада чикләү чараларын бетерү участокларда перчатка-битлек режимын гамәлдән чыгару дигәнне аңлатмый. «Без, оештыручылар буларак, сайлау процессы процедураның легитимлыгын тулысынча үтәп һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Сайлау участогына килгән барлык сайлаучыларның температурасы үлчәнәчәк. Ишек төбендә дезинфекция чаралары белән келәм, кулларны дезинфекцияләү өчен антисептик, шулай ук битлек, перчатка һәм авторучка булачак.

Санитар дистанцияне билгеләү өчен, идәндә махсус билге ясалачак. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бер-берсеннән метр ярым ераклыкта булачак. Һәр көнне тавыш бирү тәмамлангач, бина, шул исәптән техника һәм җиһазлар, стена, идән һәм ишек дезинфекцияләнәчәк.

11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына өстәмә сайлау, шулай ук массакүләм муниципаль сайлаулар узачак.

Чыганак http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев