Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр уку елына әзерме?

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре район мәгариф бүлеге комиссиясе составында Арча һәм Әтнә муниципаль районнарының белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү барышында түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланды: - яшен үткәргечләр булмау яки аларның төзексез булуы; - белем бирү учреждениеләре янгынга каршы су чыганаклары...

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре район мәгариф бүлеге комиссиясе составында Арча һәм Әтнә муниципаль районнарының белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр.

Тикшерү барышында түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланды:
- яшен үткәргечләр булмау яки аларның төзексез булуы;
- белем бирү учреждениеләре янгынга каршы су чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителмәве;
- янгынга каршы люклар һәм ишек­ләр урнаштырылмаган;
- су алу чыганагына янгын сүндерү машинасы керү өчен юлларга таш җәелмәгән;
- чормаларның агач конструкциялә­ре кабат янгынга каршы эшкәртелмәгән;
- янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр янгын сүндерү-техник минимум программасы буенча укулар узмаганнар.
Барлык ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә җиткерелде.
Вакытында бу таләпләрне бозу очрак­ла­ры бетерелмәсә, мәктәпләренең уку елына әзерлек актларына кул куелмая­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев