Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә булганнан соң Әтнә белгечләре уйлана

Халыкны пенсия яңалыклары белән таныштыру максатыннан, район пенсия фонды сентябрь аеннан мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар алып бара башлады. Укучы балалар белән очрашулар файдага булган дип уйлыйбыз. Һәрбер очрашуда балалар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп җаваплар алдылар. Өлкәннәрдән дә көтмәгән сораулар кызыксындыра аларны, чөнки аларның киләчәге үз кулларында бит. Киләчәкне алдан...

Халыкны пенсия яңалыклары белән таныштыру максатыннан, район пенсия фонды сентябрь аеннан мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар алып бара башлады. Укучы балалар белән очрашулар файдага булган дип уйлыйбыз. Һәрбер очрашуда балалар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп җаваплар алдылар. Өлкәннәрдән дә көтмәгән сораулар кызыксындыра аларны, чөнки аларның киләчәге үз кулларында бит. Киләчәкне алдан күргән, бик кызыклы сораулар да ишеттек бу очрашуларда балалардан. Бу безне бик куандырды, безнең балаларыбыз чыннан да пенсия яңалыклары белән кызыксыналар икән. Минем әнием колхозда 30 ел сыер сауды, аңа пенсиягә чыкканда ташламалар каралганмы? Минем әтием колхозда тракторда эшләп чыкты, пенсиясе бик аз, аны арттыру юллары юкмы? ГАИда эшләүчеләр ничә яшьтән пенсиягә чыга? Оешма беткәч кеше документларын каян алырга тиеш? һ.б Чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, менә шундый сораулар биргән балаларга. Димәк безнең балаларга биргән дәресләребез аларның аңына барып җиткән. Бик ошады Күңгәр мәктәбе баалалары, тикмәгә генә төрле олимпиадаларда алдынгы урыннарны алмыйлар икән. Наил абый үз мәктәбе белән таныштырып йөргәндә, мин чын күңелдән сөендем, анда укучы балалар өчен. Тикмәгә генә мәктәпнең йөзе җитәкчедән тора димәгәннәрдер. Мәктәпнең территориясенә керү белән чәчәкләр арасында туганы кебек каршылаган мәктәпнең һәрбер почмагын күрсәтеп, андагы үзгәрешләрне, ул стеналардагы картиналарны, стендларны горурланып күрсәтеп, аңлатып йөргән, олыны-олы, кечене-кече итә белгән, балалар белән очрашуны башлап кереш сүз әйткән һәм очрашуны тәмамлаган, олы йөрәкле Наил абый Габидуллинның кешелекле, кечелекле булуына сокланып кайттык. "Балаларыбыз тыйнак, белемле, кызыксынучан, тәртипле, матур безнең ..."- дигән сүзләре, чыннан да дөрес икән Наил абыйның. Барган саен куанып кайтам Күңгәрдән, тәрбия чарасы укучыларга коллектив тарафыннан бик югары дәрәҗәдә. Тәнәфес вакытында балалар чабып, тавышланып йөрмиләр, нәрсә белән булса да шөгыльләнәләр. Балаларның бу соравына газета укучыларга да җавап бирәсем килә. - Оешма беткәч, кеше документларын каян алырга тиеш? Кеше үзе эшләгән оешмадан чыккан вакытта ук, оешманың кадрлар бүлеге тиешле документларга хезмәт кенәгәсе белән бергә хезмәткәргә тутырып биреп чыгарырга тиеш. Бирелмәгән очракта хезмәткәр таләп итәргә тиеш. Бу бигрәктә ташламалы хезмәттә эшләгән хезмәткәрләргә кагыла. Чөнки шул вакытта алынмаса, соңыннан пенсиягә чыкканда гына ул документларны табып булмаска мөмкин. Оешма беткәч (хәзерге заманда ул бик еш күзәтелә) төрле сәбәпләр аркасында бөтен документлар да архивка тапшырылмый. Архивта булмагач, соңыннан суд аша да эшләгән хезмәтне раслап булмаска мөмкин. Нәтиҗәдә кеше бик кыен хәлдә кала һәм эшләгән хезмәте югала. Кызганыч, мондый очракта пенсия фонды берничек тә ярдәм итә алмый. Чөнки пенсия фонды хезмәткәр биргән документлар белән генә тиешле карар чыгара. Бу очракта пенсия фондының гаебе юк, төп гаеп хезмәткәрнең документларын дөрес итеп алып бармаган һәм оешма беткән вакытта тиешле органнарга тапшырылмаган оешманың җаваплы хезмәткәрләре. Мондый очраклар пенсия фонды практикасында булды. Шуңа күрә әйтәсе килә: эшләгән хезмәтләрне юкка чыгармагыз, вакытында документларыгызны оешмалардан алып куегыыз һәм пенсия фонды белгечләренә алып килеп консультация ясатыгыз. Һәр хезмәткәр үзенең алдагы язмышы, пенсиясе өчен бүгеннән үк кайгырырга тиеш. Онытмагыз: фәкать "ак" хезмәт хакына эшләгез, "кара" хезмәт хакы киләчәктәге язмышыгызга, пенсиягезгә киртә генә куя.

Рафис ХӘКИМОВ,

Район пенсия фонды белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев