Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү бара

Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында аерым исәптә тора һәм алар яңа уку елы башланыр алдыннан тикшерелә. Агымдагы елның июль аенда мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү эшләре башлана. Әтнә районында бар­лык урта, төп һәм баш­лангыч мәктәпләр авто­матик сигнализация һәм кешеләрне янгын турында хәбәр итү системасы белән җиһазландырылган, лицензиясе...

Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында аерым исәптә тора һәм алар яңа уку елы башланыр алдыннан тикшерелә. Агымдагы елның июль аенда мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү эшләре башлана.
Әтнә районында бар­лык урта, төп һәм баш­лангыч мәктәпләр авто­матик сигнализация һәм кешеләрне янгын турында хәбәр итү системасы белән җиһазландырылган, лицензиясе булган оеш­ма белән техник хез­мәт күрсәтү өчен шарт­на­мә төзелгән.
Һәр елны укулар баш­лангач укучылар белән янгыннан чыгу очрагы буенча эвакуация­ләү өйрәнүләре үткә­релә. Ел саен укучылар, укытучылар һәм ата-ана­лар алдында янгын куркынычсыз­лыгы те­матикасына очрашулар, чыгышлар алып бары­ла. Барлык халык күпләп йөри торган объектлар һәм район мәгариф учреждениеләре янгын сүндерү буенча декларацияләрне билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда эшләде һәм теркәделәр.
Югарыда күрсәтелгән ча­раларны төгәл үтәү нә­ти­җәсендә Әтнә районы белем бирү учреждение­лә­рендә бүгенге көндә янгын чыгу очраклары юк.
Җәйге каникуллар чоры белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, уку йортларында тулы күләмдә теләсә-кайсы төр ремонтлау эшләре, шул исәптән уку елы дәвамында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү өстендә эшләргә зур мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында укучыларга һәм укытучыларга уку елы дәвамында янгын куркынычсызлыгы иминлеген тәэмин итә.
Белем бирү уч­реж­де­ние­­ләрендә янгыннарны ки­сәтү һәм балалар шая­руы нәтиҗәсендә килеп чык­кан янгын очракларын булдырмау макса­ты белән 2017 елның сентябрь аеның беренче яртысында мәгариф ида­рәсе белән берлектә янгын куркынычсызлыгы дә­ресләре уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев