Әтнә таңы

Тагын бер мөһим проблема - мәктәптә сөйләшү булды

Олы Әтнә мәктәбендә узган әти-әниләр җыелышын искә алырга телим.

Бу юлы ул гадәти булмаган рәвештә озак барды; сәбәбе дә җитди: уку буенча гына түгел, балаларга начар тәэсире булган уеннар буенча видео карадык, күп фәннәрнең укытучылары белән очраштык.

Аерым алганда, ЕГЭ, ОГЭ һәм ВПРларга әзерлектән тыш, балаларга физкультурага игътибарны арттырырга кирәк. Бар да гади һәм аңлаешлы: беренчедән, сәламәтлек өчен, бигрәк тә бүгенге көндә, бик мөһим, икенчедән, мәктәптән күкрәк билгесе алып чыксаң, ВУЗга укырга керүче өчен өстәмә баллар бирә.

Биредә укучы балаларны ике тапкыр ашатуның кирәкме-юкмы икәнлеге буенча да сөйләшү булды. Бу уңайдан уку елы башында ук укытучыларның: “Балаларны өйдә ныклап ашатмасагыз да була”, - диюләре искә төште. Өйдә тәм-том ашап килгән бала мәктәптәге ботка, компотларны бик өнәми, күрәсең. Нәтиҗәдә - балаларны ашату бер тапкырга гына калды, моңа бәйле рәвештә расписание дә үзгәрде бугай – хәзер 8 яртыга ук килергә кирәк. Теләмәгән баланы көчләп ашатып булмый инде ул, шуңа күрә теләүчеләрдән аерым төркем оештыру яхшы булыр иде. “Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышырбыз”, - диделәр. Яхшыга өметләник. Сер түгел, көн буе диярлек мәктәптә, аннан сәнгать яки спорт мәктәбенә баручылар күп.  

Тагын бер мөһим проблема – балаларның кирәксә-кирәкмәсә компьютер артында утыруы. Хәер, хәзер телефон да кесәләрендә. Бер яктан алганда, ул дәресләргә әзерләнү өчен кирәк – “необходимость”, икенче яктан карасак, зыяны да шактый. Җыелышларда бу хакта да сүз булды. Ата-анага балаларына күз-колак булуны арттырырга кирәк, җыелышта әйткәнчә, баланы китап укуга тартырга кирәк.

Ата-аналар катнашында менә шундый проблемалар күтәрелде – чишелеше уңай булсын иде.

С.Мингатина фотосы

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: