Әтнә таңы

Һәммәбезгә үрнәк ул

Лидия безнең коллективыбызга 4 ел элек килеп керде.

Реклама

Гөлшат ЗАКИРОВА
Урта яшьтә һөнәри юлын тамырдан үзгәртергә курыкмаган сирәк шәхес ул. Озак еллар Түбән Көектә фельдшер булып эшләде Лидия.   Медицина ярдәме  күрсәтеп кенә түгел, йомшак сүзе, тынычландыра, өмет уята торган сүзләре белән дә дәвалады ул. Авыл халкы аңа бүген дә рәхмәтле.
Тик торырга яратмаган, гел яңалыкка омтылучы Лидия читтән торып югары белем ала, “психолог” һөнәрен үзләштерә. Һәм 2015нче елның мартында мәгариф бүлегенә эшкә шул белгечлек буенча урнашырга җай чыга.
Һөнәр һәм эш урыны үзгәрсә дә,   эшенең асылы шул ук булып калды: психолог булып эшләүче Лидия буген дә  кешеләргә ярдәм итә.  Буген Лидия Фазылҗанова районыбызда   бик мөһим эш башкара. Психологның эше күзгә бәрелеп тормый. Тик хәзерге зур тизлекле, киеренке, стрессларга бай заманда психологик ярдәмгә бик күпләр мохтаҗ. 4 ел эчендә Лидия яңа һөнәре буенча да чын белгеч булып җитлекте. Буген аның психолог буларак та абруе зур. Лидия ягымлы итеп, елмаеп сойләшә,  аның белән аралашу бик җинел.  Ул бик игътибарлы, кешене тыңлый, аның хәленә керә белә, киңәшләрен   йомшак кына итеп бирә.  Медик буларак белеме, тәҗрибәсе дә яхшы белгеч булуда аңа нык ярдәм итә. Мәктәпләрдә ата-аналар, укучылар белән аралашканда бу аеруча ачык күренә. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында  шалтыратучы яшүсмерләр  дә, кечкенә баласын җитәкләп ярдәм сорап килгән ата-аналар да  Лидиянең бик тә кирәкле шәхес икәнен  исбатлый.
Эш булгач шулай инде, төрлесе була: бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше дә, оштыру эшләре, башкасы да. Лидия һәр башкарган эшенә зур җаваплылык белән карый, җиренә җиткереп башкара, бик төгәл, пөхтә.                                               
Коллективыбызда аңа еш кына медик буларак та мөрәҗәгать итәбез. Лидия һәркемне игътибар белән тыңлый, бер дә авырсынмыйча киңәшен бирә. Медик буларак никадәр белемле, тәҗрибәле икәненә шаккатабыз кайчак. Психолог буларак та җанга рәхәт була торган сүзләрен кызганмый. Ә үзе бер вакыт зарланмас, кеше яманламас.
Лидиянең шәхси тормышы да бик матур. Тормыш иптәше, 2 улы, киленнәре, 1 оныгы  бар. Уллары да тормышта үз юлларын тапканнар инде. Күзләр тимәсен, дияргә генә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: