Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләр бик күп хәзер

Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны трансляция­ләү­­нең нинди юллары гы­на юк. Спутник тәлин­кәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 10 канал карый алу мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла. Әлеге предприятие бар­­лыкка килүенең 20...

Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый.
Аларны трансляция­ләү­­нең нинди юллары гы­на юк. Спутник тәлин­кәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 10 канал карый алу мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла.
Әлеге предприятие бар­­лыкка килүенең 20 ел­лык юбилеен билге­ләп узды. Барлыкка килү та­рихы да кызыклы. Шә­мәрдан радиотелевизион үзәген төзү эшләре 1991 елда ук, 1980 еллар проекты белән башкарыла баш­лый. Төзү эшләре "Ка­заньхимстрой" ПМК-2 трестына тапшырыла. Тик финанс чыганак­лары бул­мау сәбәпле, төзелеш эше туктатыла. 1995 елда шушы ук төзелеш оешмасы эшне кабат башлап җибәрә.
252 метрлы рес­пуб­лика­дагы иң биек мачтаның авыр конструкциялә­рен вертолет белән кү­тәрергә туры килә. 1995 елда бинаның яртысы һәм 252 метрлы мачта экс­плуатациягә тап­шы­ры­ла.
Шәмәрдән радиотелевизион үзәген гамәлгә кую Татарстанның 10 райо­нына телевизион программалар карау һәм ра­дио тыңлау мөмкинлеген бирде. Бу исә республика территориясенең биш­тән бере, 395 торак пункт, 200 меңгә якын кеше дигән сүз.
«Татарстан республикасы радио­телевидение тапшыру үзәге» филиалы Шәмәрдән цехы җитәкчесе Айрат Хаҗиев белән сөйләшәбез.
- Безнең үзәк 9 районга хезмәт күрсәтә. Саба, Әтнә, Арча, Балтач, Кук­мара, Питрәч, Теләче, Мамадыш, Балык Бис­тә­се районнары. Бүгенге көн­дә бушлай 10 федераль канал күрсәтелсә, ки­ләчәктә 30 каналга ка­дәр булачак. Алар ара­сын­да региональ каналлар да булыр дип көтелә.
- Коллективыгыз зурмы, башка районнардагы телебашняларны карауны да сезнең цех башкарамы?
- Барысы 25 кеше. Араларында үзәк оешканнан бирле эшләүчеләр дә бар. Телебашняларга үзебез хезмәт күрсәтәбез. Аларның эшләү-эшләмәвен компьютер аша карау мөмкинлеге дә бар. Әмма без күбрәк халык белән эшлибез. Каналлар күрсәтми башласалар, нинди дә булса сызыклар барлыкка килсә, халык хәзер шалтырата.
- Цифрлы эфир телетапшырулары карау өчен иң элек нишләргә кирәк?
- Бары тик приставкалар гына алыр­га кирәк. Ә аларны хәзер яңа чык­кан телевизорларның үз­ләренә үк куеп чыгаралар. Тагын шунысын да әйтәсе килә, без өйләргә килеп, приставкаларны куеп йөрмибез. Анысын кеше үзе эшли. Ә киңәш сорарга була. Бу очракта 8(84362) 3-22-24 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Кыскасы, түләүсез циф­рлы - 10, алга таба 20 канал карыйсыгыз ки­лә икән, рәхим итегез. Шә­мәр­дан радиотелевидение тапшыру үзәге һәркайсыбызга мон­дый мөмкинлек бирә. Шунысын да искәртәсе килә, бү­генге көндә түләүсез цифрлы 10 канал карау­чылардан: "Каналлар бик сыйфатлы, яхшы күрсәтә, су­рәтлә­ре дә яхшы", дигән сүз­ләрне дә еш ишетергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев