Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәнгәрдә сугым чоры

Сугым чоры. Ялындырып кына кыш ае керде. Авыл халкына күңелле борчу өстәлде. Ике ел буе сугымга дип симерткән хайваннарны суясы бар. Оста мал суючылар авылда күп түгел. Бар алар, тик кайсысының кулы җиңел түгел, кайсысы суйган малның ите тәмле булмый... Осталарның кадере арткан, борыннары күтәрелгән вакыт. Зинһарлап аның гозурына барасың....

Сугым чоры.
Ялындырып кына кыш ае керде. Авыл халкына күңелле борчу өстәлде. Ике ел буе сугымга дип симерткән хайваннарны суясы бар. Оста мал суючылар авылда күп түгел. Бар алар, тик кайсысының кулы җиңел түгел, кайсысы суйган малның ите тәмле булмый... Осталарның кадере арткан, борыннары күтәрелгән вакыт. Зинһарлап аның гозурына барасың. Ул сиңа алда кемнәрдә булачагын аңлата, фәлән көннең фәлән сәгатенә киләм дип чиратка язып куя. Син шул көнне зарыгып көтәсең, булышырга кешеләр белешәсең, бөтен кирәк-яракны әзерләп куясың, ит чабу, турау өчен балта, пычакларны кайрыйсың, синнән ит сатып алучылар булса, аларны алдан, вакытын күрсәтеп, кисәтеп куясың, кибеттән кирәк булса дип "ак баш"лар, тәм-том аласың. Кыскасы, бәйрәм көткән кебек, мал суеласы көнне зарыгып көтә башлыйсың.
Менә ул көн килеп җитә. Иртәрәк торып мунча ягарга, кирәк-яракны тагын бер кат күздән кичерергә кирәк. Кәрсәтелгән вакытта булышырга килгән ир-егетләр белән сугымчыны көтә башлыйсың. Ул килеп җитә, әйдәгез егетләр, тизрәк булыйк, мине фәлән җирдә көтәләр, дип ашыктыра башлый. Абзарда бәйдә торып зарыккан, зур гәүдәле таза хайван, иреккә чыккач, арканнарга ябышкан 4-5 ирне бар дип тә белми, борын тишекләрен киереп, ярсып өстерәп йөри. Китә бер-береңә кычкыру, акыл өйрәтү, сүгенү...Мең бәләләр белән хайванны егып, кыйблага каратып, бисмилла әйтеп чалып җибәргәндә, җир йөзендә әдәмнән дә ерткычрак жан иясе юктыр дигән уй башка килә. Табигать шулай яратылган, көчле көчсезне ашый дип кенә үзеңне бераз юаткан буласың.
Өйдә бу вакытта зур кәстрүлдә су кайный, хатын-кызлар турарга дип тыштан ит кергәнне көтәләр. Ә ирләр хайванны дүрт аягынан күтәреп асып куялар,тиз-тиз туныйлар,үпкә-бавырыннан тыш бөтен эчке әгъзәләрен ,берничә чиләкап-ак эч майларын агач башларында ,өй түбәләрендә күзәтеп утырган чәүкә ,ала каргаларга ыргыталар.И ходаем,көферлегеннән үзең сакла!Саф иткән чын майны чиләкләп чыгарып ташлыйбыз,ә химия кушылган сыйфатсыз кибет маен кыйммәт бәягә сатып алабыз.Шуннан син әдәм баласын акыллы дип әйтеп кара инде.Элекке елларда хайванныэң эчәгеләрен дә әрәм итми идек.Әни пешергән эчәге бөккәненең үзенә генә хас тәме әле дә авызда тора кебек.Әллә ялкауландык ,әллә тамагымыз туя башлады ,белмәссең.
Зур табакны тутырып алып кергән,күзәнәкләре дә үлеп бетмәгән җылы итне (аны урыс "свежатина»диа атый) тиз-тиз турап,кайнап утырган зур кәструлгә салалар ,үпкә -бавырны тәмләткечләр белән аралаштырып ,берничә таба белән духовкага урнаштыралар.Бераздан борыннарны кытыклап өйгә тәмле ис тарала.Шуны сизгән кебек,ир-атлар тышта эшләрен бетереп,хайван саннарын хуҗа күрсәткән урынга урнаштырып өйгә керәләр ,аш (аны бездә "куырдак" диләр) пешкәнне көтә -көтә әңгәмә куерталар,"Ак-Барс"ның кичәге уенын анализлыйлар ,югарыда утыручыларны ,хәзерге заманны сүгәләр...
Ниһаять өстәл янына чакыралар. Яңа суелган иттән пешкән кайнар куырдыкның тәмен әдәби тел белән аңлатып бирү өчен Мөхәммәт Мәһдиев булу кирәктер. Зур таба белән өстәл уртасына килеп утырган кыздырылган үпкә-бавыр да башка вакытларга караганда күпкә ләззәтлерәк тоела. Шәһәр кешесенә бу ләззәт тәтеми, "яшәсен авыл" дип кычкырасы килә. Мал карауның авырлыгы, файдасыз шөгель булуы, итне кая урнаштырыйм икән дип баш ватулар бу көнне бераз онытылып тора. Ләкин ахырдан сугым малынаике ел буе тоткан чыгымнарны, ике еллык хезмәтеңне акчага әйләндереп исәпләп карыйсың да, мал асрауның зыянга чыгуын күрәсең. Хайван асрауга тотасы акчаларыңны шкафтагы копилкага салып баруың отышлырактадыр әле. Нишлисең бит, авыл кешесе хайван арасында үскәнгә күрә, хайван асрау шөгеле аның канына сеңгәндер, ул аннан башка яши дә, хайван карап кермәсә, тизәк исе белән аралаш хайван исе аның борынын иркәләмәсә, ул тынычлап йоклый да алмыйдыр. Менә шул кешене хәзер хайван асрау ләззәтеннән мәһрүм итәләр. Хөкүмәтнең алып барган аграр политикасы акрынлап авылның бетә баруына, хайваннар санының кискен кмүенә китерде. Русиянең БСО га керүе нәтиҗәсендә чит илләрдән кертелгән арзан, ләкин сыйфаты шикле булган ит авылда җитештерелгән яхшы сыйфатлы итне кысрыклый башлады. Хөкүмәт илдә хайван санының кими баруына борчылган булып, хуҗалыктагы сыер башына елга бер тапкыр 2 мең сум акча биргән булып кылана. Хәзер ул акчага берничә центнер икмәк кенә алып була. Сөтнең литрын 20 сумга күтәрү дә вакытлы күренеш, бер-ике айдан аның бәясе тагын түбән төшәчәк.
"Хәләл ризык", "хәләл ит" дип гадәти ризыкны, мактап сату модага кереп бара. Итнең тышкыкыяфәте аның хәләл икәнен күрсәтми бит. Бу хайванны мөселман кешесе асраган, шәригать кануннары буенча суелган дип кем әйтә ала? Шәһәргә барып эшләп йөргән бер авылдаш сөйләгәне искә төшә: "- Бер шәһәр әбие яныма килеп, энем, син авылдан бугай, миңа аннан бераз хәләл ит алып килә алмассың микән,- дип сорады. -Әби бездә хайванны кыйблага каратып, бисмилла әйтеп чалалар, аннары аның янына җыйналып эчәләр,"- дидем. Әби борылып китеп барды.
Авылда хайван асрау азайса да ул бетмәячәк.Авыл агае үз семьясы ,шәһәрдәге туганнары өчен генә булса да асраячак әле.Ә менә бу шөгыль зыянга булмыйча ,аз-маз табыш китерә торган булса,авыл хайванны күпләп асрар,хайван саны кискен күтәрәлер иде.Хәрәм белән баеп ятучыларга юл куеп ,үзенең хәләл көче белән хайван асраучы авылга киртә корып маташкан хөкүмәтне мин берничек тә аңлый алмыйм.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев