Әтнә таңы

Мөнәсәбәтләр легальләшсен!

Узган санда Татарстандагы "Соры" хезмәт базарын легальләштерү буенча узган брифинг турында хәбәр иткән идек.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, иминият кертемнәренең Пенсия фондына тиешле дәрәҗәдә кертелмәвенең бер сәбәбе - "Соры" хезмәт базары булуга да бәйле. Ә бу җирле казнага салымнарның, акчаның кереп җитмәве дигән сүз. Димәк, эш бирүче-эшче арасындагы мөнәсәбәтләрне легальләштерү белән, беренче чиратта, җирле хакимиятләр кызыксына. Районда да махсус комиссия эшли. Комиссия эшчәнлеге хакында аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мансур улы Нуриевтән сораштым.

  • ­Комиссиянең бурычлары хакында аңлатып үтсәгез иде?
  • Төп бурычыбыз - хезмәткәрнең эш бирүче белән килешүсез эшләвен ачыклау. Бу уңайдан шәхси эшмәкәрләрнең дә эш урыннарына чыгачакбыз. Районның Пенсия фонды белән социаль иминиятләү бүлеге арасындагы мәгълүматларының чагышуын тикшерәбез. Акт нигезендә 25 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
  • Димәк, күңелсезлекләргә тарымас өчен, бу мөнәсәбәтләрне тәртипкә салырга кирәк... Бу нәрсә, чираттагы тикшерүме әллә?
  • Һич кенә дә алай уйлый күрмәгез. Бу тикшерү дә, ревизия дә түгел. Моны, эшләүчене социаль яклау йөзеннән, эш бирүче белән хезмәткәрнең үзара мөнәсәбәтләрен легальләштерергә тәкъ

Реклама

дим ясау, дип аңларга кирәк.

  • Нәтиҗәсе нинди булыр икән?
  • Әлбәттә, күзәтчелек буенча протокол төзибез һәм салым органнарының Татарстан Республикасындагы үзәгенә җибәрәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: