Әтнә таңы

Моң чишмәсе

Мәңгәр, Кишет, Кенәр халкын үзенең гармун моңы белән илһамландырып килгән, бу яклардагы мәдәният үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Илгиз Мәлик улы Мостафинны белмәгән кеше сирәктер. Ул Олы Мәңгәр авылының данлыклы "Мостафаныкылар" нәселеннән булган Мәлик абый белән Зөләйха апа гаиләсендә 1938 елда дөньяга килә. Мәлик абый үз заманы­ның оста көрәшчесе булган,...

Реклама

Мәңгәр, Кишет, Кенәр халкын үзенең гармун моңы белән илһамландырып килгән, бу яклардагы мәдәният үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Илгиз Мәлик улы Мостафинны белмәгән кеше сирәктер.
Ул Олы Мәңгәр авылының данлыклы "Мостафаныкылар" нәселеннән булган Мәлик абый белән Зөләйха апа гаиләсендә 1938 елда дөньяга килә. Мәлик абый үз заманы­ның оста көрәшчесе булган, 63 яшендә Казаннан кайткан көрәшчене егып, Әтнә сабантуенда батыр булып калган. Олылар сөйләве буенча, үзенең бертуганы Газиз белән, яшь вакытларында ике потлы герне урыс капка аркылы бер-берсенә ыргытып уйнаганнар. Мәлик абый дини кеше иде. Ул фәнни яктан әһәмият­ле Мәңгәр шә­җә­рәсен саклап, Мәңгәрнең Әх­мәтҗанов Иб­раһим улына, шәҗәрәләр белгече, танылган галим Марсель Әхмәтҗановка тап­­шы­рып, югалудан сак­лап кал­ган шәхес тә. Оста гар­мун­чы да булган. Уллары Ибраһим белән Ильяс та гармунда уйна­ган­нар. Кызганычка кар­шы, алар Бөек Ватан су­гышында һәлак булганнар. Гармун моңы геннар буенча Илгизгә дә күчкән, ул 5 яшендә гармунда өйрәнә башлый. Балалар бакчасына да гармунын үзе белән йөртә. 7 яшендә ул инде 21 көй белә. Бакча баласын бакча мөдире Клавдиева Ольгадан (Мәңгәр халкы аны Галия дип йөртте) сорап алып, клубларда концерт куярга да, "Крупская" ар­теле яшьләренең җыр­лы-биюле кичәләрендә гар­мун уйнарга да чакыралар. 28-31 елгы авыл егет­ләрен Әтнә военкоматына комиссиягә алып бару да бакча баласыннан башка булмый. "Арба уртасындагы ящикка гармун тоттырып мине утырталар, егетләр арба кырыена тезләнәләр, мин күренмим, гармун уйныйм. Иске Мәңгәр урамын чыкканда: "Егет­ләр җырлыйлар, ә гармунчысы кайда икән, дип хатын-кызлар гаҗәп­ләнеп кала иде", - дип искә ала Илгиз. Авылда Хуҗиев Рәф­кать, Чәкәнова Рабига, Хәй­чәбикә Мансуры, Мул­лагалиев Мәннәф ке­бек гармунчылар булса да, клубта үткәрелгән концертларда клуб мөди­ре Рауза апа Сабирова, ни өчендер, Илгизне уйнатыр иде. Ул хорга да уйный, Әтнәдә үтүче смотрларда да катнаша. Илгиз мәктәпкә укырга да гармунын алып йөри. Пионервожатый булып эшләгән Шакирова Зәкия апаның, соңрак аны алмаштырган Камалова Саймә апаның да ышанычлы гармунчысы була. Аны мәктәп директорыннан сорап туй мәҗ­лесләренә гармунчы итеп тә йөртә башлыйлар. "Шакирова Зәкия апа булачак министр Җиһан­шинга кияүгә чыккан­да, укытучы Сафиуллин Хәйдәр абый өйләнгәндә дә туйларында мин уй­надым", - дип искә ала Илгиз. Армиягә киткәнче балалар бакчасы, мәктәп, клуб, детдомда үткәрелгән кон­цертларның берсе дә ан­нан башка үтми.
Илгиз бер ел мәк­тәптә лаборант булып эшли, 2-6 сыйныфларда му­­зыка түгәрәкләре дә алып бара. Ләкин гаилә хә­ле үзгәрү сәбәпле мәк­тәп директорының җи­бәрергә теләмәвенә дә ка­рамастан, мәктәптән ки­тәргә мәҗбүр була. Олы Мәңгәр клубына Рау­за ападан соң мөдир булып эшләгән Иске Мәңгәрдән Мәлик абый Иб­раһимов белән дә Илгиз Мостафин Мәңгәрдә мәдәни чаралар үткәрүгә күп хезмәт куя.
1957-1961 елларда армия сафларында хезмәт итә. Кайтышлый Казан музыка училищесына укырга керә. Ләкин әнисе Зөләйха апа авыру сәбәпле, аны әтисе укыр­га җибәрми. Илгиз 3 ай Әтнә МТСында тракторчылар курсында укый, 2 ел колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кышларын авыру әнисен карый. Ферма көтүен дә көтә. 1965 елның ноябрендә Илгиз Казандагы 10 айлык музыкаль курсларга укырга кереп, аны "4," "5" билгеләренә тәмамлый һәм Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры, компо­зитор Сәлих Хисмәтуллиның яр­дәмчесе булып эшкә кайта. Анда ул Кенәр азык комбинаты кызларыннан хор оештыра, РТС балалар бакчасында музыка белгече булып эшли. Кенәрдәге 3 балалар бакчасына да музыкаль ярдәм итәргә өлгерә. Кенәрдә эшләгәндә ул Арчада үткәрелгән зона сәнгать смотрында, баянда үзе уйнап, үзе җырлап "Сөенечкә" дигән җыр белән 1 урынны яулый, телевидениедән чыгыш ясый. Яңа Кишеттә яңа клуб төзелгәч, "Жданов" исемендәге колхоз җитәкчелеге аны эшкә чакыра. Ләкин Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Клара Мәрдәнова, укытып кайтарып, Яңа Кенәр мәдәният йортына директор итеп кую фикере белән аны ай буе эштән җибәрми тора. Илгиз Яңа Кишет клубында 20 ел буе нәтиҗәле эшли, күп грамоталар белән бүләкләнә, 60 кешелек группа белән Әтнә смотрларында 2 мәр­тәбә беренче урыннарны яулый. Мәңгәрдә эшләгәндә дә, Яңа Кишеттә дә гармун түгәрәкләре оештырып, яшьләрне нота буенча уйнарга өйрәтә. Кишет ягы җырчыларга бай, аларны музыкаль яктан дөрес итеп җырларга өйрәтүдә Илгизнең хезмәте зур булды.
1982 елда аның ашказанына операция ясый­лар. Сәламәтлеге какшау­га, яше олыгаюга ка­рамастан, ул 2014 елга кадәр эшен ташламый. Илгиз туйлар, өй туйлары, юбилейларда уйнап ха­лык мәхәббәтен казана.
"1951 елга кадәр русс­кий гармунда, 1956 елга кадәр тальянда, аннан соң баянда уйнадым. Хәзерге көндә кулымда 3 гармуным бар: баян, саратский гармун һәм "Вараксин" тальяны. Сиксәнгә якынла­шып килгәндә баян күтәреп йөрүләре авыр­лашты. Хәзер күбрәк ке­черәкләрендә уйныйм. "Вараксин" һәм саратский гармунда үзем уйнап, үзем җыр­лап, Арча сәхнәсендә күп мәктәбәләр лауреат исемнәре, бер кочак грамоталар алдым. Пенсия­гә чыккач та бу эшемне ташламадым. Өлкәннәр көнендә Арчадан, Кишет ягыннан бер миңа, һәр елны бүләк китерәләр," - дип горурланып сөйли ул.
Илгиз рәсеме колхоз, район Почет такталарыннан төшмәгән, 35 ел фермада алдынгы сыер савучы булып, "3нче дәрәҗә Дан Ордены" кавалеры булу дәрәҗәсенә ирешкән тормыш иптәше Нурсия белән 4 кыз, 4 ул тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер балаларының уңышларына, тормышларына куанып, бәхетле картлык кичерәләр.
Безнең Илгиз белән балачакларыбыз бергә үтте. Өйләрне уртак, зур агач бакча гына аерып тора. Илгиз капка төбендә яки бакчада буш вакытларын гармун уйнап үткәрә иде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән моң кешедә гомер буе яши­дер, олыгайгач та ургылып чыгадыр. Бер көнне Илгизнең хәлен белим дип шалтыраткан идем, хәл-әхвәлләр сорашкач ул: "Илсур, трубкаңны куймый тор, тыңла!" - дип тальяннан 3 көй сыз­дырды. Яшьлегемә кайткандай булдым, тамагыма төер утырды...
Мәңгәр халкы исеменнән әле дә халыкка моң таратучы, заманында Әтнә үзешчәннәре белән Мәскәү сәхнәләрен гөрләтүче Илгиз Мәлик улына тазалык, тормыш иптәше Нурсия белән тигез, озын гомер теләп каласы килә. Мондый моң җәүһәрләре булганда татар милләте яшәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: