Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Моң-зарларның бетәсе юк

Яшәеш Моң-зарларның бетәсе юк Ел дәвамында без аларны бергәләп хәл итәргә тырыштык. "Без сезне тыңлыйбыз" рубрикасы һәм без сезнең өчен эшләдек. Сүрия МИНГАТИНА Газета укучыларыбыз борчылып күтәргән мәсьәләләрне газета битләрендә бергәләп хәл итәргә тырыштык. Рәхмәт җитәкчеләребезгә. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов булышлыгы һәм күзәтчелеге, җирле җитәкчеләрнең тырышлыгы, закон сагында...

Яшәеш

Моң-зарларның бетәсе юк

Ел дәвамында без аларны бергәләп хәл итәргә тырыштык. "Без сезне тыңлыйбыз" рубрикасы һәм без сезнең өчен эшләдек.

Сүрия МИНГАТИНА

Газета укучыларыбыз борчылып күтәргән мәсьәләләрне газета битләрендә бергәләп хәл итәргә тырыштык. Рәхмәт җитәкчеләребезгә. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов булышлыгы һәм күзәтчелеге, җирле җитәкчеләрнең тырышлыгы, закон сагында торучыларның ярдәме белән яшәешебез бөтен, көнкүрешебез тормыш итәрлек. Төзәтелгәннәр, яңартылганнар, дәүләт ярдәме белән эшләнгән эшләр дә байтак, шөкер итәсе генә бар. Аллага шөкер, халыкның моң-зарына берәү дә битараф түгел. Мөмкинлектән чыгып барыбыз да хәл итәргә тырышабыз. Хәтерлисездер, менә шулай бергәләп эшләп, Күәм авылын күперле иттек, районыбыз авылларындагы чишмәләребез төзекләндерелде, бүгенге көндә дә эш бара. Кайсын болай төзәтәләр, кайсы үзара салым акчасына эшләнә. Шәкәнәчтә су башнясының насосы янып, авыл сусыз калган иде. Район башлыгының ярдәме белән авыл сулы булды. Үзәктәге урам утларын да тәртипкә салып киләбез. Авылларыбыздагы урамнарның күбесе туфли киеп йөрерлек хәлгә килделәр. Калганнары да үзара салым акчасына эшләнәчәкләр. Медицина сыйфатын да бергәләп тикшердек. Алла боерса, киләсе елга төзекләндерү эшләре тәмамлангач, сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңайсызлыклар да төгәлләнер. Баш табиб Азат Гарипов: "Күп калмады, аз гына түзәргә кирәк була инде. Хәлдән килгәнчә тәртип урнаштырырга тырышабыз",- диде. Әлегә хәл итәсе дә, төзәтәсе-көйлисе дә бар әле.

Редакциягә сездән килгән бер генә хатны да тикшермичә, җавап бирмичә калдырганыбыз юк. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр бу хакта белә. Бар язылганы, бар язылмаганы. Бар тагын эшләгәнне язып өлгерә алмаганы. Исегезгә төшерсәгез, 1 июнь санында Иске Мәңгәр авылында яшәүче Фирдәвес Сафиуллинаның "Йөз әйттем, ишетүче юк" дигән язмасы басылган иде. Иске Мәңгәр авылында янгыннан калган хәрабәнең 8-9 ел дәвамында сүтелмичә торуы хакында иде ул.

Язылды да бетте, бу юлы да игътибар итүче булмады дип уйлагансыздыр. Алай булмады, бу мәсьәләне дә прокурор Нурия Сабирҗанова, аның ул вакыттагы урынбасары Шамил Сабиров, дәүләт теркәү кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Әтнә бүлеге җитәкчесе Фәрит Нәҗмиев, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазих Хисмәтуллин белән бергәләп хәл иттек. Прокуратура ярдәме белән әлеге йортның хуҗасын эзләтеп, табып кайтарттылар. Хуҗасы булган ханым кайткач та Әтнә теркәү бүлегенә илтә торган юлны күп таптады әле.

Тиешлесен эшләттеләр, чарасы да күрелде, хәленә дә керделәр, булыштылар да. Прокурор урынбасары Шамил Сабиров, теркәү бүлеге җитәкчесе Фәрит абый Нәҗмиев белән бергәләп Иске Мәңгәргә дә бардык, әлеге ханымны чакырып, ниләр эшләп буласы, кемнәр булышлыгы белән сүтеләсе Фирдәвес апаның үзе катнашында хәл ителде. Авыл җирлеге ярдәм итәргә кешеләр бирде. Шулай итеп, хәрабә йорт сүтелде.

Нәтиҗә чыгарыйк: димәк, авылларыбыздагы ямьшәеп, ярым җимерек килеш ничә еллар буе хуҗасы булмагандай утырган ташландык йортларның хуҗаларын эзләтеп, тапкач таләп итеп була. Хуҗасы табылмаган очракта, дәүләт теркәү палатасы белән закон ярдәмгә килә. Иң мөһиме теләк кирәк, артыннан йөрергә кирәк, мәшәкате дә юк түгел...

Редакциягә килгән тагын бер хатны (аноним түгел, язучысы исемен куймавыбызны гына сорады) Олы Әтнә авыл җирлегенә җавап сорап җибәргән идек. Күршеләр арасындагы низаг сурәтләнә хатта. Ул ( исеме билгеле) безгә 35 ел инде тынычлык күрсәтми. Һаман да кычкырыш-талаш. Аңа усал да булып карыйбыз, бик яхшы булып, бик күп яхшылык та эшләп карыйбыз. Юк, барыбер ярап булмый. Август аеның матур бер көнендә икенче күршебезнең 12 ел элек утырткан агачларын кисеп ташлады. Миләш агачы, ун агачтан берсе генә үсеп киткән бер зур чыршыны, 1 зәңгәр чыршы - Ульяновскидан питомниктан алып кайтылган иде, аның да 4 нең берсе генә үсеп китте. Кечкенә ак чыршылар өчәү иде. Бөтенесенә башта әллә ниткән сыекча сибеп корытмакчы булды, аннан кисеп, чабып бетерде. Урамда авып ятты чыршылар. Безнең моңа бик тә йөрәгебез әрни. Бөтен үтеп барган кешеләр бу хәлгә шакката. Урамдагы агачны, кеше утырткан агачны, матурлыкны бетергәнгә бернинди дә чара юкмыни? Югыйсә аны авыл советы председателе дә, участковый да күрде, карады. Ил күләмендә "Агач утырту" айлыгы бара, шулкадәр әһәмиятле булгач, ник чара күрелми? Аның капка төбендә таш та, такталар да, чүп-чар да, хәтта салам да өелеп тора. Башка бер кешегә дә моның кадәр әйбер тотарга ярамый бит..." дип дәвам ителә хатта. Әлеге агачларның киселгәнен, ничек җәзаланганын мин үзем дә карап, фотога төшереп кайттым. Мин барганда бер генә агач исән килеш калган иде инде. Кызганыч билгеле, экологлар белән дә сөйләштек, алар да карады, олы кеше белән булышасылары килмәде. Кисәттеләр билгеле. Әлеге хатка Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов болай дип җавап бирде: "Күрше белән күрше арасында чыккан низагны авыл җирлеге генә хәл итеп бетерә алмый. Без һәрвакытта да халыкны үзара килешүгә өндибез. Үзара килешә алмаган очракта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, низаг закон нигезендә хәл ителә. Хатта язылган капка төбендәге ташлар, такталар, чүп-чарга чара күрелми дигәне белән килешеп булмый. Дөрестән дә бу факт расланды, административ комиссия тарафыннан йорт хуҗасы 2 тапкыр штрафка тартылды. Кисәтүләр үтәлмәгән очракта кабаттан штраф салыначак. Закон бар кешегә дә бар һәм бер. Ә инде агачларга зыян салу буенча, дөрестән дә Әтнә участок полиция хезмәткәре белән урынга чыгып тикшерү үткәрелде. Без барганда чыршының 2-3 ботагы чабылуы расланды, миләш агачы сафта иде. Калган агачлар аннан соң киселгән булса кирәк. Үзе белән дә сөйләштек, алай ярамаганын аңлаттык. Чисталык һәм тәртип буенча шуны әйтәсе килә: Һәр хуҗалык үзенең йорт һәм участок әйләнә-тирәсен санитар нормаларга туры китереп җыештырып торырга тиеш. Агач утырту парк, урман посадкалары яки аерым билгеләнгән участокларда гына рөхсәт ителә. Шулай ук архитектура бүлеге, ут, газ, су, электр, телефон челтәрләренә хезмәт күрсәтә торган оешмалар белән килештерелә...".

Бу очракта утыртучы да, агачларны кисүче дә тәртип бозган булып чыга, шуңа күрә берсенең дә исемнәрен күрсәтмәдек. "Агачлар авыл җирлеге белән бәлки сөйләшенеп утыртылган булгандыр, тик бернинди язма документ та, килешү дә юк", - диде Ренат Мөхәмәдҗанов.

Менә шундый гыйбрәт. Агач кисүче дә хаклы түгел, чөнки табигать тә, һәр җан иясе дә закон белән саклана. Газетага исемнәрен әйтеп язмасак та, тиешле органнарга хәбәр итүне кирәк санадык.

"Биш яше тулган, йөрмәгән инвалид балаларны 2005 елга кадәрле машина белән тәэмин итәләр дип ишеткән идем. Хәзер бар микән ул?Аннан соң инвалид балаларны фатир белән тәэмин итәләрме икән, тәртибе ничек, булса Әтнәдә чиратка басып буламы? "- инвалид баласы булган ананың (исеме бар) беләсе килә. "Элек бар иде машинага чират, 2005 елдан соң ул бетерелде", - диде социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева. Ә фатир белән тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, Әтнә район башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз. Чиратка алар куя, тик чиратка куелганчы сез яшәгән йортның ни дәрәҗәдә тузганлыгы, яшәргә яраклымы-юкмы икәнлеге тикшереләчәк. Чөнки Закон нигезендә чиратка куюның берничә төре бар...

- "Мәүлид кичәсе үткәрдек" дигән язманы Корьән ашында кычкырып укыдык. Фикер алыштык, үпкәлисебез дә килде. Кеше аз, дип тә язгансыз. Аз булгандыр шул, калганнар да безнең кебек белмәгәннәрдер. Без, Мәңгәр халкы, белми калдык, барган булыр идек, кем оештырды икән аны, бернинди белдерүләр дә күрмәдек, газетага да бирелмәде...", - дип шалтыратты Олы Мәңгәр авылында яшәүче Роза Хисмәтуллина. Кем оештырса да, инде эш узган. Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Равзетдинова мөнәҗәт әйтте кичә барышында... "Белми калдык", диючеләр байтак булды. Икенче юлы бәлки алдан газетабызга игълан бирү кирәктер.

Саратовтан кайткач, " Ник гел Саратов, безнең балаларның кайдалыгын да белмиләр...", - дип үпкәлисе килгән ата-аналар булды.

Күңел халәтегезне аңлыйм, тик сез дә хаклы түгел. Саратовтагы часть безнең комиссариатка беркетелгән элек. Бармасалар да берәү дә гаепли алмас иде. Ул чакта башка частьләргә башка комиссариатлар беркетелгән булгандыр. "Әтнә-Арча егетләре хезмәт иткән һәр часть белән элемтә бар, егетләрнең хәлен белешеп торабыз. Туган көннәренә котлаулар да җибәрәбез. Һәр җомгада дога да кылына. Егетләребез, Аллага шөкер, исән-сау. Әгәр берәр әти-әнинең баласы озак шалтыратмый торса, хәбәре булмаса, шалтыратыгыз миңа, килә аласыз. Хәрби часть белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар . Скайп аша күрештереп тә була...", - диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Көн туса, яңа моң-зар көтә. Телефоннан шалтыратасыз, рәхмәт тә ишетәбез, сүгүчеләр дә җитәрлек. Без үпкәләмибез. Яшәеш кызуланды, мең дә бер проблема килеп чыгып тора. Күбесен аңлап та бетерә торган түгел. Рәхмәт безнең белән булганыгыз, газетабызны укыганыгыз өчен дип әйтәсебез килә. Киләсе елга да бергә калыйк. Тик әле барыгыз да безнең белән дип әйтеп булмый, газетага 1840 тан аз гына артык кеше язылган. Сезне дә аңлыйбыз, газетаны да саклыйсы килә. Монысы да алга киткән замананың тәэсире...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев