Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Могҗиза көтәм

Инде тозы потлап ашалгандыр... Баштан кичкән - исең китәрлек... Кыен алып чыныкса да холык, Беркатлылык бездә җитәрлек! Теш кайраса шакал тунлы берәү - Дус табылыр сират үтәргә. Өмет качкан шайтан түгел лә без - Могҗизаны булдым көтәргә! Җирдән күтәрелми безнең караш. Түш киереп нигә йөрмәскә?! Нигә әле олы хисләр өчен...

Инде тозы потлап ашалгандыр...

Баштан кичкән - исең китәрлек...

Кыен алып чыныкса да холык,

Беркатлылык бездә җитәрлек!

Теш кайраса шакал тунлы берәү -

Дус табылыр сират үтәргә.

Өмет качкан шайтан түгел лә без -

Могҗизаны булдым көтәргә!

Җирдән күтәрелми безнең караш.

Түш киереп нигә йөрмәскә?!

Нигә әле олы хисләр өчен

Мең терелеп, мең кат үлмәскә?

Могҗиза ул җирдә булмый, диеп,

Хыяллардан әллә ваз кичтек?..

Сабыйлыкка җанда урын беткән -

Без акыллы, имеш, без үстек!

Тик шул акыл һаман баласымак,

Йөрәк менә иртә картайган.

Әкәм-төкәм кабыгында һәркем -

Дөнья күптән алган якадан...

Астыртыннар арбасының җырын

Көйли-көйли күпме барылыр?

Сабый диеп, кул селтәрләр, бәлки -

Мин могҗиза көтәм барыбер!

20.12.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев