Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мокшы авылы клубында бәйрәм

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына карата Ташчишмә-Мокшы авылы укучылары көче белән оештырылган концерт булды. Бәйрәм программасы җырлар, биюләр, скетчлар һәм нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Кызлар үзләрен тамашачылар белән таныштырып, озын чәчләрен ничек тәрбияләп үстерүләре турында киңәшләрен дә бирделәр. Сәхнәдә чәчкә прическалар ясауда осталыкларын күрсәтеп, нинди исемдә аталуларын да әйттеләр. Модельерлар...

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына карата Ташчишмә-Мокшы авылы укучылары көче белән оештырылган концерт булды. Бәйрәм программасы җырлар, биюләр, скетчлар һәм нәфис сүзләр белән үрелеп барды.
Кызлар үзләрен тамашачылар белән таныштырып, озын чәчләрен ничек тәрбияләп үстерүләре турында киңәшләрен дә бирделәр. Сәхнәдә чәчкә прическалар ясауда осталыкларын күрсәтеп, нинди исемдә аталуларын да әйттеләр. Модельерлар булып, кигән киемнәре турында да кыскача сөйләп үттеләр.
Скетчта уйнаган Илсинә Солтанова, Зифа Вахитова, Назгөл Хөснетдинова, Айсылу Хөснетдинова, үзләрен иркен тотып, оста уйнаулары белән тамашачылар күңелен яулап алырлык иде.
Әминә Шәүкәтова, Назгөл Хөснетдинова, Диана Гатауллина, Ралинә Галиева татар халык җырларын зур осталык белән башкардылар. Зифа Вахитова шәрык биюен җитезлек белән биеделәр. Лидия Гәрәева, Айсылу Хөснетдинова татар халык биюләрен башкардылар.
Тамашачылар һәркайсын зур алкышлар белән каршы алып, мидәт-куәт биреп тордылар.
Клуб мөдирләре Гөлнур Хаҗиевага, Раилә Хөснетдиновага һәр укучы белән уртак тел табып, заманча, киң эчтәлекле концерт оештырулары өчен катлаулы эшләрендә иҗади уңышлар, һәр укучының укуларында зур өлгерешләр, алдагы бәйрәмнәрдә дә, концерт карарга теләктәшлек белдереп, ихлас күңелләреннән рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев