Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Молдавия Президенты республикада мәчет төзелүгә рөхсәт бирмәгән

Молдавия Президенты республикада мәчет төзү буенча Төркия президенты белән килешүе турындагы хәбәрне кире какты. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Молдавиянең элеккеге президенты Владимир Воронинның бер телеканалда хәзерге президент Игорь Додонның Молдавиядә мәчет төзү өчен Төркиягә рөхсәт бирүе һәм моның бәрабәренә Төркиядән президент резиденциясенә ремонт ясатуы турындагы хәбәре дөреслеккә туры килми. Бу...

Молдавия Президенты республикада мәчет төзү буенча Төркия президенты белән килешүе турындагы хәбәрне кире какты.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Молдавиянең элеккеге президенты Владимир Воронинның бер телеканалда хәзерге президент Игорь Додонның Молдавиядә мәчет төзү өчен Төркиягә рөхсәт бирүе һәм моның бәрабәренә Төркиядән президент резиденциясенә ремонт ясатуы турындагы хәбәре дөреслеккә туры килми. Бу хакта кичә Игорь Додон белдергән, дип яза "Интерфакс" агентлыгы.

"Воронинның бу сүзләре чынбарлыкка туры килми. Белүегезчә, сайлау алды кампаниясендә дә, аннан соң да, мин православие динен яклап чыгыш ясадым, һәрвакыт православие дине яклы булдым. Мин Владимир Воронинны хөрмәт итәм һәм һаман да аны Молдавиянең яңа тарихында иң яхшы президент булды дип саныйм. Ләкин Төркия ягыннан мондый шартлар булмады", - дип белдерде И. Додон куркынычсызлык буенча Югары совет утырышыннан соң, диелә хәбәрдә.

Аның сүзләренчә, Төркия үз хисабыннан Молдавия президенты администрациясен төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга ризалыкны үзе биргән. "Моның өчен аларның күпме акча тотачагы билгеле түгел. Мин августта Кишиневка Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган килер һәм Бәйсезлек көнендә без төзекләндерелгән бинаны ачарбыз, дип өметләнәм", - дигән Додон.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/09/159458/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев