Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мондый фаҗиганең авылда булганы юк иде әле"

Котырган буранның ахыры Кәче авылында хәерле тәмамланмады. 6 февраль иртәсендә үз өендә чыккан янгында 88 яшьлек Фатыйх Вәгыйзов янып үлде. Бу вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Көче авылына юл тоттык. Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров: - Мондый фаҗиганең авылда булганы юк иде әле, - дип, борчылып каршы алды. - Бәхеткә,...

Котырган буранның ахыры Кәче авылында хәерле тәмамланмады. 6 февраль иртәсендә үз өендә чыккан янгында 88 яшьлек Фатыйх Вәгыйзов янып үлде. Бу вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Көче авылына юл тоттык.

Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров:

- Мондый фаҗиганең авылда булганы юк иде әле, - дип, борчылып каршы алды. - Бәхеткә, башка йортлар янмады.

Янгын булган урында, иске мунча, капка баганалары гына утырып калган. Авыл ир-атлары җыелып (ярдәмгә тракторлар да килгән), янгын калдыкларын җыештыра иделәр. Мәрхүмнең Арча станциясендә яшәүче улы Әнәс Вәгыйзов та шунда иде.

- Әти коръән ашына килсә дә, үз өемә кайтам, дип кыбырсый башлый иде, - дип сөйли улы. - Туган нигезне буш кундырмады…

Алар биш бала үсә: Гөлзада, Минзада, Әнәс, Раушания һәм Раилә. Үсеп җиткәч, кош балалары кебек кайсы кая таралышып бетә: Балык Бистәсе, Балтач, Арча (икесе), Казан… Шөкер, барысы да исән-саулар. Әниләре Мәдинә апа 2011 елда вафат булган.

Без мәрхүмнең күршеләре белән сөйләшкән арада кызлары Минзада белән Раилә дә килеп җиттеләр.

- Бу хәлләргә үзәкләр ачыта, йөрәк авырта, - дип өзгәләнде Минзада ханым. - Әтине саклап кала алмадык… Үз тракторында Украинага кадәр механизаторлар бәйгесенә барган кеше ул безнең әти! 47 ел тракторда эшләде. Хезмәт алдынгысы булды. Бик тырыш кеше иде. Әни мәрхүмә булгач, ялгызлыкны бик авыр кичерде. Әмма балаларына да барып тормады. Арчадан әти янына гел килеп йөрдем. Ашарына пешереп ашаттым. Нигезне ташлыйсы килмәде. Балык Бистәсендә яшәүче олы апабыз янына кайтып торып карады. Эшеңне калдырып йөрмә бар, үзем дә яши алам мин, дип куды.

Мәрхүмнең уң як күршесе Асия апага кердек. Бертуганы Сания апа кибеттән азык-төлек ала килгән. Капка төбеннән каршысындагы күршесе Канифә апа да ияреп керде.

- Ир-ат ялгыз калса читен, аңа керүче юк, - дип сөйләште алар. - Ә хатын-кыз ялгыз калса, менә безнең кебек әбиләр, бер-берсенә йөрешә.

- Эх, Фатыйх абыйның өенә карап торган тәрәзәмне кар капламаган булса, бәлки бу хәлләр булмаган да булыр иде, - ди 77 яшьлек Асия апа. - Йокыга бик сак мин, аның кухняда йөргәненә кадәр күреп тора идем.

- Кичтән уты булмады инде аның, - ди Канифә апа. - Әллә кичтән үк ут чыбыклары пыскыдымы икән?! Әллә утын сүндереп ятып йоклаганмы? Әле ул сөбханалла иде. Карлар көри иде. Үч иткән шикелле Асиянең тәрәзәсен кар каплап киткән бит.

Каршыдагы йортта яшәүче Әнисә Мөхәммәтшина:

- 6 февральдә улым Илназ эшкә барырга иртүк торды, - дип сөйләде. - Машинасын кабызырга чыккач, әти урамда төтен исе бар, Фатыйх абыйның өеннән төтен чыга, дип кереп әйтте. Иртәнге сәгать 5 тулып 15 минутлар булгандыр. Эчтән бикле ишекне ачып керделәр, әмма эчкә үтә алмадылар.

Саубуллашканда мәрхүм Фатыйх абыйның кызы Минзада ханым:

- Ирләр хатыннарыннан ялгыз калсалар, аерылуны бик авыр кичерәләр, ялгызлыкны күтәрә алмыйлар… Ирләр исән вакытта хатыннарының кадерен белсен икән ул, - дип теләде.

…Юлда кайтканда: "Янгынны белгертүче җайланманы һәр гаиләгә, бигрәк тә ялгызлар яшәгән йортка куярга кирәк", - дип сөйләшәбез. Әнә, Әтнәдә аның чыелдавын хәтта күршеләре ишетеп кергән. Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклармын, дигән.

Румия Надршина

"Арча хәбәрләре"

http://arskmedia.ru/2018/02/19/kache-avyilyindagyi-fa-iga-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев