Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мондый мәктәп формаларын кияргә дә куркыныч

Август 10, 2017 0 Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы белән уздырылган тикшерүдән соң Россия сыйфат хезмәте экспертлары кызлар өчен тегелгән 75 мәктәп формасының 23ендә тукыма сыйфаты факттагыга составка туры килмәвен ачыклаган. Гади генә итеп әйткәндә, кием ялган товар булып чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Тикшерүгә Кытай, Белоруссия...

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы белән уздырылган тикшерүдән соң Россия сыйфат хезмәте экспертлары кызлар өчен тегелгән 75 мәктәп формасының 23ендә тукыма сыйфаты факттагыга составка туры килмәвен ачыклаган. Гади генә итеп әйткәндә, кием ялган товар булып чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Тикшерүгә Кытай, Белоруссия һәм Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Тула, Чиләбе өлкәсе һәм Краснодар өлкәсен дә кертеп барлыгы 15 төбәгендә җитештерелгән 75 бренд эшләнмә алынган. Киемнәр 58 параметр: токсик матдәләргә, буяу ныклыгына, тукыманың "сулавына", дым сеңдерү һәм тоту, ныклык, югач үз-үзен тотышы кебек сыйфатлар буенча тикшерелгән.+

Гомумән алганда, сарафан һәм итәкләр сыйфатлы булып чыккан. 75 сәүдә маркасыннан 45е югары сыйфатлы дип табылган. Җидесе Дәүләт сыйфат билгесен дәгъвалый ала, диелгән. Шулай да, җитештерүчеләрнең барысы да намус белән эшләми. Тикшерелгән 75 үрнәкнең 21ендә тукыма дым сеңдерү һәм тоту буенча булган таләпләргә туры килмәгән. Узган ел егетләр формасын тикшергәндә бу сан 98гә - 41 булган.

Сүз уңаеннан, узган елгы тикшерүдә ир балалар чалбарларында санитар-гигиена тайпылышлары да табылган булган.

https://klub-drug.ru/shkolniki/shkolnaja-forma.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев