Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз...”– (фотолар)

Үзем күрдем "Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз..." Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары тагын халыкны сөендерергә җыеналар. 18-19 ноябрь көннәрендә алар Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тамашачы хөкеменә тапшырачаклар. Бүген исә "Гүзәлем Әсәл" спектаклен артистларыбыз безнең өчен, театрның сәнгать Советы, аның ветераннары һәм...

Үзем күрдем

"Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз..."

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары тагын халыкны сөендерергә җыеналар. 18-19 ноябрь көннәрендә алар Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тамашачы хөкеменә тапшырачаклар.

Бүген исә "Гүзәлем Әсәл" спектаклен артистларыбыз безнең өчен, театрның сәнгать Советы, аның ветераннары һәм театр сөючеләр өчен уйнадылар. Бер төркем җыйналып, спектакльне тәнкыйть күзлегеннән карарга тырыштык. Шулай гадәткә кергән, һәр спектакльне шулай карыйбыз, соңыннан фикер алышабыз, кем нәрсә уйлый, тәнкыйте дә, мактавы да шунда әйтелә. Бу артистларга үзләрен сынау өчен бер дигән мөмкинлек булса, театр сөюче, билет ала алмыйча калган, куеласы көнне барырга мөмкинлеге булмаучылар өчен бәйрәм була. Иң соңыннан режиссер артистларны җыйнап, үзләренә генә премьера алдыннан иң мөһим сүзне әйтә. Бүген дә шулай булды.

Җыйналдык. Ишебез җитәрлек иде, тамашачылар да күп иде. Махсус шушы спектакльне карар өчен Казаннан кайтучылар да бар иде. "Көнендә кайта алмыйбыз, аннан соң билетлар да калмаган, бик күрәсебез килә", дигәч бүгенгә чакырдылар безне", - дип сөенә-сөенә кайтканнарын сөйләделәр алар.

Һәр спектакльне кимчелеген генә эзләп карарга җыенам, тик мин уйлаганча булмый. Ә бүгенгесеннән, "Гүзәлем Әсәл"дән кимчелек табар өчен тәнкыйтьченең дә бик көчле, я бик каты күңелле булуы кирәк. Я булмаса, кат-кат каравы... башкача булмый. Әтнә театры спектакльләре болай да зур уңыш белән бара, тамашачылар яратып кабул итә аларны, ә монысы ...

Монысы бөтенләй үзгә! "Гүзәлем Әсәл" бер сулышта карала. Ике сәгатькә якын барган спектакль ике минутта куелгандай тоелды. Җитмәде. Китеп булмады. "Яхшы спектакль шундый булырга тиеш, тамашачыны үзеннән җибәрмәскә тиеш. Шулай булса, бу - зур уңыш...." - дип шатланды безнең белән бергә "Гүзәлем Әсәл"нең режиссеры да.

Казаннан кайтучылар да "Браво! Моннан соң Әтнә театры спектакльләрен генә караячакбыз..."- дип, сәхнәгә менеп артистларны кочаклап рәхмәт әйттеләр. Режиссерның кулын кысып, рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр дә күп булды. Бу әле бүген, иртәгәне күзаллау кыен түгел.

-Мин түгел артистлар бик яхшы уйный...- дип тә шатландырды Илдар абый Хәйруллин. Чынлап та бик яхшы уйныйлар. Бу спектакльне карамый калмагыз, җан ял итә. Артистларның берсен генә аерып күрсәтә торган да түгел, барысы да оста уйныйлар, юк, яшиләр. Без белмәгән яңа артистлар уйный спектакльдә, ничек кенә уйныйлар әле... Карый башлауга бөтереп алып кереп китәләр, һаман шулар белән бөтерелә торгач бетеп китә. Елата да, сөендерә дә, уйлата да. Бар да бар, мәхәбббәт очпочмагы да, тугрылык, хыянәт тә... Мин бик ошаттым. Хәер, мин генә дә түгел..

- Мин бик үзенчәлекле тамашачы, кешегә ошаган миңа ошамый, кешегә ошап бетмәгәнне мин яратам. "Мулла" белән "Ай булмаса йолдыз бар"ны кабул итә алмаган идем, чын. "Җырым табар сине"гә мөккибән булып 4 тапкыр карадым. "Гүзәлем Әсәл"не бик яраттым. Хәтта еларга тиеш булмаган, кеше көлгән урыннарда да елап утырдым. Байтимернең һәр сәхнәгә чыгуы (Айдар Вәлиев) минем күзгә яшь китерде. Тетрәндерде ул мине. Гүзәлнең Фаяз белән беренче очрашуындагы көлүеннән елап утырдым. Хәдичә дә искиткеч, ул шулкадәр оста уйнады, хәтта аның начар гамәлләрен дә ни өчен эшләгәнен аңладым кебек, шуңа мәҗбүр итте ул артист. Менә шундый фикер. Музыка, декорация дә минеке. Мин шундый символик әйберләрне яратам...- диде Гөлүсә Батталова да...

- Кыскасы фикерләр шуңа охшаш. Сәхнә бизәлешенең матурлыгын фотолардан карарсыз. Классик әсәр Әтнә театрын үз югарылыгына кабат күтәрәчәк әле! Шулай буласына шигем юк....

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев