Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар төрлечә эш итә

Азнакайда өч кеше мошенниклар кулыннан каза күргән Сер түгел, кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны җиңел юл белән генә эшләү ягын карый. Узган атнада гына да өч азнакайлы шундый караклар кулыннан зыян күргән. Бер азнакайлы игъланнар сайтына мөгезле эре терлек сатуы турында белдерү куя һәм алдакчы сатып...

Азнакайда өч кеше мошенниклар кулыннан каза күргән

Сер түгел, кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны җиңел юл белән генә эшләү ягын карый. Узган атнада гына да өч азнакайлы шундый караклар кулыннан зыян күргән.

Бер азнакайлы игъланнар сайтына мөгезле эре терлек сатуы турында белдерү куя һәм алдакчы сатып алучылар "кулына" 7000 сум акчасын чыгарып тоттыра.

Калган ике очрак банк карталарыннан акча урлау белән бәйле. Беренчесендә кәрәзле телефонга вируслы программа кертеп, телефон номерына бәйләнгән банк картасыннан 3441 сум акча урласалар, икенче очракта бер ирнең картасыннан 9409 сум акчасын "салдыралар".

Чыганак: www.aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев