Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында, татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, рухани, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулуга багышланган, "Татар дөньясының мәрҗәне" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре хәбәр итә. "Шиһабетдин Мәрҗани - галим-энциклопедист, күпкырлы шәхес, төпле...
(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында, татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, рухани, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулуга багышланган, "Татар дөньясының мәрҗәне" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре хәбәр итә.
"Шиһабетдин Мәрҗани - галим-энциклопедист, күпкырлы шәхес, төпле тирән белемле, татар халкы язмышында якты эз калдырган шәхес. Ул татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре киң яктыртылган", ди проект авторлары.
"Ш.Мәрҗани - милли тарих турында татарча язган беренче галим, - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. - Гомумән, Мәрҗани ана телен бозып сөйләгән кешеләрне тәнкыйтьләгән. Бер мәҗлестә Шиһабетдин хәзрәткә: "Вареньедән авыз итегез", - дигәч, ул: "Дөрес әйтмәдегез, "варенье" түгел, кайнатма дип әйтегез!" - дигән".
Китап күргәзмәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" исемле хезмәте аерым урын алып тора. Ике томнан торган бу әсәр татар телендә язылган. Аның беренче томы Казанда ике мәртәбә - 1885 нче һәм 1897 нче елларда нәшер ителә; ә икенче томы 1900 нче елда дөнья күрә. Галимнең бу китабында Идел Болгарстанының дәүләт буларак оешуы яктыртыла, аның халкына этник һәм мәдәни яктан бәя бирелә; бу халыкның тормыш шартлары карала, анда хакимлек иткән иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-идеологик мөнәсәбәтләр тасвирлана.
"Нәзурәтел-хакк" (Казан, 1870) исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәрьяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра.
Мәгърифәтчебезнең "Җамалетдин Дәвани хашиясенә Мәрҗани хашиясе" (Истанбул, 1873), "Һазә китабе хөлиятел-мөсәллә" (Казан, 1873), "Бәркел вәмид китабы" (Казан, 1890) һәм башка хезмәтләре белән әлеге күргәзмәдә танышырга мөмкин, дип яза китапханәнең рәсми сайты.
Шулай ук биредә, "Аң", "Шура" журналларында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап төрле елларда басылган мәкаләләр белән бергә, аның турындагы әдәбият та урын алган.
Ш.Мәрҗани хезмәтләреннән торган күргәзмә 1 апрельгә кадәр эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.4200
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.4500
-
17 гыйнвар 2021 - 17:30Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була» - Ватаным Татарстан Бу әңгәмәне Әтнә театрына чираттагы премьераны карарга баргач кордык. Зур эшләр башкарса да, күләгәдәрәк калган театрның баш режиссеры чәчрәп чыга торганнардан түгел. Сүз кешесе түгел, гамәл кешесе. Без Рамил Фазлыев белән авыл театрының үзенчәлекләре, тамашачы белән эшләү алымнары, иҗат мөмкинлекләре турында сөйләштек.3300
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.19300
-
17 гыйнвар 2021 - 14:30Сез районның зур көзгесе Яңа Әтнә авылыннан Габделбәр Каюмовның «Кыш бабайга хат» бәйгесенә юллаган шигыре.8900
-
17 гыйнвар 2021 - 13:10Уттан саклану гарантиясе Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы6500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:45Дога кылгач, ник бит сыпыралар? ога кылганнан соң БИТНЕ СЫПЫРУ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең СӨННӘТе булып тора.11100
-
17 гыйнвар 2021 - 10:152021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.7000
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.10500
-
17 гыйнвар 2021 - 09:05Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.8100
-
17 гыйнвар 2021 - 08:00ТР Яшьләр парламенты юл йөрү өчен студентлар тарифы турындагы инициативаны хуплады Республика студентлар лигасы президенты «44»тарифын кертергә тәкъдим итте.7700
-
16 гыйнвар 2021 - 23:30ГТХМ хезмәткәрләре Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә В ночь с 18 на 19 января православный мир отмечает праздник Крещения Господня или Богоявления.5000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.9500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.28200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.24700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.36801
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.24700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.21500
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.19300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика