Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрҗанинең хезмәтләре чит ил белгечләренең «өстәл китаплары» булып тора

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәнни җыенда катнашу өчен башкалага күпләгән мәртәбәле кунаклар, галимнәр һәм дин әһелләре килде. Аеруча зур кызыксынуны Иордания, Бахрейн...

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни җыенда катнашу өчен башкалага күпләгән мәртәбәле кунаклар, галимнәр һәм дин әһелләре килде. Аеруча зур кызыксынуны Иордания, Бахрейн һәм Төркиядән килгән кунаклар уятты. Конференциядә шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр дә катнашты: Ставрополь крае, Ханты-Манси округы, Самара һәм Ульян өлкәләре мөселманнарының Диния Нәзарәтләре рәисләре, Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәре, музейлар директорлары. Алар барысы да Мәрҗанинең ислам һәм кешелек рухи мирасына керткән өлеше турында сөйләделәр. Конференциянең пленар утырышында кунаклар һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар мөрәҗәгатьләр белән чыкты.

- Без шушы күркәм залда бөек татар мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасына тиешле хөрмәт күрсәтү максатыннан һәм ислам дөньясында аның тоткан урынын тулысы белән күзаллау, өйрәнү һәм аңлау өчен җыелдык, - дип башлады Камил хәзрәт. - Гарәп теленнән "Шиһабетдин" исемен "дин метеоры" яки "Атылучы Ислам йолдызы" дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Чыннан да,

имамның мирасы, якты комета сыман, татар халкының тормышын яктырткан. Күренекле, күпкырлы, кабатланмас, даһи… Алай гына түгел: Мәрҗани хәзрәтебез - Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең варисын дәвам итүчесе, чөнки ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә: "Хакыйкатьтә, галимнәр Пәйгамбәрләрнең варисы". Галим бөтен гомерен татар халкының иҗтимагый тормышын яңартуга, шәкертләрен тәрәккый итеп тәрбияләүгә, аларга гарәп һәм фарсы мирасын, госман фикерен һәм төньяк Ауропа мәдәниятен өйрәтүгә багышлый.

Камил хәзрәт сүзләренчә, Мәрҗани тарафыннан утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Аларда хәзрәтебез Хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсе карашыннан чыгып сөнни Ислам (әһле сөннәт вәл җәмәгать) өйрәтмәләрен алга сөрә. «Имамның хезмәтләре бар ислам дөньясына киң тарала һәм хаклы рәвештә мөселман дин гыйлеменең хәзинәсен баетуга бәһасез өлеш кертә. Тарих, фәлсәфә, дин тәгълиматы, этнография, археография, көнчыгыш белеме, педагогика… Шушы өлкәләрнең барысында да ул бай мирас туплап калдыра. Кызганыч ки, аның хезмәтләре әлегә кадәр өйрәнелмәгән һәм тиешенчә бәяләнмәгән».

Алга таба сүзне Камил Исхаков ала. Ул конференцияне Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән сәламләп, Татарстанда игълан ителгән Мәрҗани елы кысаларында уздырылучы чараларның символик эстафетасын Болгар ислам академиясеннән ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенә тапшыра. Исегезгә төшерәбез: үткән атнада Болгарда Беренче Болгар укулары һәм Мәрҗани укулары булып узды.

Министр Борһанов үз чиратында республикада Мәрҗани елы уңаеннан планлаштырылган чараларларның эчтәлекле программасы турында сөйләде: конференцияләр, күргәзмәләр, әдәби кичәләр, китаплар бастыру…

Мөфти һәм пленар утырышның башка мәртәбәле катнашучылары белән Мәрҗанинең бәһасез мирасы турындагы теләктәшлекне чит ил кунаклары да белдерде. Бахрейн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе Ибраһим Әл-Мурейхи, Төркиядән Әнкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Иордания Корольлеге мәгариф министрлыгы вәкиле Луай Хәлил үзләренең Мәрҗани хезмәтләрен тирәнтен өйрәнүләре белән билгеле шәхесләр. Алар да татар галименең мөселман дөньясының рухи мәдәниятен баеткан, дип ачыктан-ачык чыгыш ясадылар һәм хезмәтләрен өйрәнергә чакырдылар. Сүз уңаеннан, Болгар ислам академиясе ректоры Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә бүгенге көндә Академиядә Мәрҗани мирасы буенча өч докторлык диссертациясе язылганы турында әйтте. Ул шулай ук Мәрҗанине дини-илаһият белеменең киңлеге һәм тирәнлеге белән иң олы татар шәхесе дип билгеләде. Аның сүзләренчә, Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләре чит ил дин белгечләренең «өстәл китаплары» булып тора. Шул ук вакытта, кызганычка каршы, аның бер генә әсәре дә татар һәм рус теленә әлегә кадәр тәрҗемә ителмәгән.

Алга таба конференциядә катнашучыларның игътибарына Мәрҗани турында документаль фильм тәкъдим ителде һәм фәнни җыен секция форматында үз эшен дәвам итте. Шунысы игътибарга лаек, чыгыш ясаучылар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы - Гөлзадә ханым Мостафина да бар иде. Ул конференцияне оештыручыларны үзен чакырган өчен һәм Мәрҗанинең мирасын югары бәяләгән өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Конференциянең ахыргы өлешендә катнашучылар резолюция кабул иттеләр. Аның кысаларында Россия өммәте тормышында гражданлык, милли һәм дини факторларны берләштерү механизмын эшләп чыгарырга; татар дини мирасны торгызу, өйрәнү, тәрҗемә итү аша традицион исламның тоткан урынын ныгыту буенча эшне көчәйтү; үзебезнең галимнәр, дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен мөселман мәгарифе системасында киң файдаланышка кертеп җибәрү һәм дини-илаһият эзләнүләр өлкәсендә өлеш керткән өчен Ш.Мәрҗани бүләген булдыру турында тәкъдимнәр кабул ителде.

«Халыклар һәм диннәр арасында хезмәттәшлек булган даирәдә һәрвакыт тынычлык, тотрыклылык һәм бердәмлек булачак. Алар безнең ил һәм республикабыз өчен уңышлы һәм имин үсешне тәэмин итеп кенә калмыйча, бүгенге вәзгыятьтә идеологик суверенитетның сакланып калу шарты да булып тора», - диелгән документта.

Фото://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев