Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрҗәндә - Әниләр бәйрәме

Соңга калып булса да Әнием-бердәнберем 27 нче ноябрь - әниләр көне. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - әнилэр көне буларак бәйрәм ителә. Без дә ничә еллар бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. Әни сүзен йөртүче барлык хатын-кызларны, газизләрдән-газиз, кадерле әниләребезне бу бәйрәм белән котлап, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күпме очрашулар, кичәләр үткәрелә,...

Соңга калып булса да

Әнием-бердәнберем

27 нче ноябрь - әниләр көне. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - әнилэр көне буларак бәйрәм ителә. Без дә ничә еллар бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. Әни сүзен йөртүче барлык хатын-кызларны, газизләрдән-газиз, кадерле әниләребезне бу бәйрәм белән котлап, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күпме очрашулар, кичәләр үткәрелә, концертлар куела. Без дә 26нчы ноябрь көнне Мәрҗән авылы клубында "Әнием бердәнберем" исемле музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә өлкәннәр, яшьләр, балалар да чакырылды. Кичәне яңа гына Ш.Мәржани исемендәге Комыргужа урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытырга кайткан сеңелем Аида Гарипова алып барды. Аида быел гына Арча педагогик көллиятне тәмамлады. Хәзерге вакытта читтән торып Яр-Чаллы шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысына укый. Укуыңда зур уңышлар сиңа, сеңелем!

Кичәбездә моңлы җырлары белән йөрәкләребезгә үтеп кергән Гайфуллина Филсинә, Гыйззатуллин Мәсхүт, Ногмановаи Энҗе, Гарипова Диләрә, Сибгатуллина Азалия, Сибгатуллин Илфат; дәртле биюләре белән куңелебезне күтәргән Йолдызга, Диләрәгә, Азалиягә, Ильфатка, Ильнурга; нәфис сүз сөйләүче Сәфәрова Айзиләгә; курайда,баянда үзенең матур моңлы көйләрен уйнаган Сәфәров Азатка, кичәнең башыннан ахырына кадәр баянда уйнаучы энем Гарипов Айратка олы рәхмәтемне җиткерәм.

Барлык бәйрәмнәр арасында да Әниләр бәйрәме йөрәгемне кузгалтып, күзләргә яшь китергәне. Икенче ел инде мин бу бәйрәмне әниемнән башка, әнисез үткәрәм. Шулай булса да, бу бәйрәм минем өчен кадерле.

Газиз әнием белән кадерле каенанам икесе бер елда вафат булдылар. Авыр сугыш еллары әти-әниләребезнең балачагына туры килгән. Аларның якты хәтирәсе булып без -

балалары - калдык. Мәңгелек булып биргән киңәшләре, теләкләре калды. Иң кадерлесе алар үстергән туганнарым:3 кыз туганым, бер энем калды.

Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, без алар күргәнне кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез.

Әти-әниләребез безгә гомер бүләк иткән, кадерләп үстергән, тормыш юлына озаткан. Араларыбыздан китсәләр дә, бу бәйрәмгә алар да лаеклы. Никадәр генә авыр булмасын, бәйрәм көнне газизләребез янына барып, аларның рухына дога кылып, зиярат кылып кайттык. Әниләре исән булганнарга сокланып, кызыгып карыйм.

Җир йөзендә һәр кешегә әни диеп дәшәргә,әнием-бердәнберем диеп әниләребезне искә алырга, кадерлем диеп иңнәренә кулын куеп сөяргә, син минем газиз әнием диеп куенына кереп назланырга язсын!

Никадәрле юксынсам да,

Әнием кире кайтмыйсың.

Минем сагынулармыны

Син бит белми ятмыйсың.

Урыннарың булсын әнием

Җәннәтнең түрләрендә.

Фәрештәләр каршыласын

Караңгы гүрләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев