Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселманнар Корбан гаетен 12 сентябрьдә билгеләп үтәчәк

12 сентябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына гает намазының кайчан укылачагын хәбәр итте. "Ураза намазын без быел бераз соңрак укыган идек. Корбан бәйрәмендә исә корбан чалырга өлгерергә кирәк. Шуңа да кояш чыгып, ярты сәгать узганнан соң, җирле вакыт белән намаз...

12 сентябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына гает намазының кайчан укылачагын хәбәр итте.

"Ураза намазын без быел бераз соңрак укыган идек. Корбан бәйрәмендә исә корбан чалырга өлгерергә кирәк. Шуңа да кояш чыгып, ярты сәгать узганнан соң, җирле вакыт белән намаз укыячакбыз", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Нисаб күләме быел 24 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 24 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев