Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Мәшгульлек үзәге әниләрне укырга чакыра

"Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" төбәк проекты

Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын үтәү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Демография» милли проекты тормышка ашырыла башлавы турында хәбәр иткән идек инде. «Демография» проек­ты күп кенә демографик бурычларны хәл итүне, шул исәптән өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру бурычын күздә тота. Әлеге бурыч «хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» дигән аерым федераль проект кысаларында хәл ителәчәк. Бу – дәүләт әниләрне декрет ялында укытачак һәм аларның квалификацияләрен күтәрәчәк дигән сүз. Чыннан да, декрет ялы – квалификацияне күтәрү яки яңа һөнәр алу өчен менә дигән вакыт бит.
Якын киләчәктә мондый мөмкинлек сабыйны  тәрбияләүгә генә түгел, шул ук вакытта яңа белем һәм осталык алуга да «декрет вакытын» сарыф итәргә теләгән әниләр өчен барлыкка киләчәк. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Проект 2020” ел башыннан ук әниләр өчен ишекләрен ачарга планлаштыра. Шунысы бар – программада 3 яшькә кадәрге бала карау буенча декрет ялында булган хатын-кызлар гына катнаша ала. Аларга мәктәп яшенә җитмәгән балалары булган, әмма төрле сәбәп­ләр аркасында хәзерге вакытта эшкә урнашмаган кешеләр дә кушылачак. Декрет ялы – ата-аналар бурычларын берләштерү, тормыш позицияләрен һәм максатларын ачыклау яки яңадан карау өчен идеаль вакыт.
Күп кенә әниләрнең яңа өлкәләрдә сәләтләре ачылыр өчен дә зур мөмкинлек. Проектның максаты – хезмәт базары өлкәсендә ихтыяҗга йөз тотып, мондый сәләтләрне ачыклау һәм аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү. Әни кешенең декрет вакытында һөнәри эшчәнлегеннән «төшеп калмавы» яки бу эш юнәлешен кардиналь рәвештә үзгәртеп, яңа һөнәр сайлау мөмкинлеге булдыру – проектның максаты шул. Чара хатын-кызлар өчен мәшгульлек хезмәте органнары юнәлеше буенча һөнәри белем алуны, хезмәт эшчәнлеге буенча  элеккеге эш урынына кайту (һөнәри белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү), яки өч яшькә кадәрге баланы карау буенча отпусктан чыкканнан соң, баланы тәрбияләү буенча вазыйфалар белән бергә, иң кулай яңа эш урынына эшкә урнашу мөмкинлеген күздә тота. Хатын-кызлар бухгалтер, эш башкаручы, маникюр ясаучы, визажист, электрон-исәпләү һәм исәп­ләү машиналары операторы, чәчтарашлар, пешекче, тегүче, кадрлар буенча белгеч һ.б. белгечлекләр буенча укый ала. Әниләргә проект психологик тынычлык һәм тотрыклылык китерер дип көтелә. Булачак әниләр сабый туу кебек куанычлы хәлне  үзләренең карьера үсешенә зыян китермичә, җиңел генә хәл итә алачак.
Әлеге темага  кагылышлы сораулар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2-16-51, 2-16-50 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев