Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү халкының бер өлеше дүшәмбедән өйдә калачак

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, коронавирус белән чирләүчеләр саны арту сәбәпле, башкалада мәктәп укучылары ике атналык каникулларга китә, хезмәткәрләрнең кимендә 30% ы, бигрәк тә хроник авырулар һәм өлкәннәр өйдә торып эшләргә күчә.

Каникуллар вакытында дистанцион дәресләр булмаячак. Әмма укучылар узганнарын кабатлый һәм теләге белән Яңа материалны Мәскәү электрон мәктәбе ярдәмендә өйрәнә алачак. Шул ук вакытта балалар бакчалары (мәктәпкәчә төркемнәр) гадәти график буенча эшләвен дәвам итә. Балаларга өйдә яки дачада каникул вакытын үткәрергә, ә ишегалдына яки якындагы паркка гына чыгарга киңәш ителә. Күңел ачу өчен сәүдә үзәкләренә барырга һәм җәмәгать транспортында йөрергә кирәк түгел.

Дүшәмбедән читтән торып эшкә күчерү таләбе мәҗбүри булды. Мәскәү территориясендә эшләүче эш бирүчеләр 30% тан да ким булмаган хезмәткәрне, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан җәфа чигүче барлык хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчерәләр. Бу кагыйдәләрдән бары тик оешма эшчәнлеге өчен критик яктан мөһим булган хезмәткәрләр генә искәрмә булып тора.

Икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Владимир Ефимов РИА Новости интервьюсында хәбәр иткәнчә, башкала хакимияте хезмәткәрләрнең яртысына кадәр читтән торып эшләргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта мэр урынбасары бу офис хезмәткәрләренә генә кагыла, ә сәнәгать, сәүдә һәм сервис предприятиеләрендә урыннарда булырга тиешле барлык хезмәткәрләр эшли алачак, дип ассызыклады. Ефимов сүзләренә караганда, дүшәмбедән читтән эшкә 2 миллионга кадәр кеше күчә.

Чыганак: https://ria.ru/20201005/koronavirus-1578198035.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев