Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү Кремле солдаты

Сугыш елы баласы, 36 ел рус теле укытучысы, 2 бала атасы, 3 оныкның (дүртенчесе туарга тора) бабасы, Венера апаның тугры тормыш иптәше, ә аның әнисе унынчы дистәне ваклаган Ниса әбинең яраткан кияве, тәрбия кылып багучысы - болар барысы да бер кеше- Әтнәнең Җәүдәте! Халык ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшәп, 73 яшен...

Сугыш елы баласы, 36 ел рус теле укытучысы, 2 бала атасы, 3 оныкның (дүртенчесе туарга тора) бабасы, Венера апаның тугры тормыш иптәше, ә аның әнисе унынчы дистәне ваклаган Ниса әбинең яраткан кияве, тәрбия кылып багучысы - болар барысы да бер кеше- Әтнәнең Җәүдәте!

Халык ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшәп, 73 яшен тутырган, затлы нәсел баласы Җәүдәт абый Нуриев турында язмам. Барыбыз да белгән, беләбез кебек тоелган мөхтәрәм затның тормыш юлы көтелмәгән вакыйгаларга гаять бай, кызыклы, гыйбрәтле.

Барыбыз да - ата балалары

Бөек Ватан сугышы башланганда дүрт айлык була ул. Әтисе Һашим абыйны 4 баласын кочаклап сугышка озатып кала әнисе Сәтыйга апа. Ул чорның авырлыклары күпме язылса да, язылып бетмәс. Башка ятимнәрдән аермалы буларак, бәләкәй Җәүдәткә - Суслонгерны үткән, Көнбатыш фронтны, Украинаны разведчик булып айкаган, немец снайперыннан яраланып, аңын югалткан, гомере бетмәгәч аты алып кайтып, 8 сәгатьлек операциядән исән калган, ахыр чиктә култык таягыннан башка хәрәкәт итә алмаган әтисен исән-сау каршы алу, әти куенының җылысын тату насыйп була. Сугыш елларының ачлыгы да, икмәксез тилмерүләр дә таныш аңа, карточкага тәүлегенә эшләүчеләргә - 600, балаларга 400 грамм бирелә торган ипинең тәмен онытып буламыни?! Анысыннан да бигрәк 1945 елның салкын кышын оныта алмый тилмерә ветеран. Иртәнге сәгать 4тән торып, берсен-берсе алыштырып икмәккә чират торулар, ә ул бик озын, милиционер белән саклыйлар. Тамак туйганчы рәхәтләнеп бер ашый алмаган икмәкнең үзәккә үткән суыгы... Җиңү көне генә азрак җылыта ул елларны. Дүрт яше тулыр-тулмас бала (!) менә болай хәтерли ул көнне: "Бар кеше дә шат, елыйлар, әти иртәрәк кайтты. Чүпрәк сумкасында зур гына кисәкле шикәр, без аны чүкеч белән ватып, вак кисәкләре белән бәйрәм чәе эчтек", - ди. Үзәккә үткән ачлык менә шулай хәтердә калдыра шатлыклы көнне. Шунысы сөенечле, Җиңү көне зур бәйрәм бу гаиләдә, күз яшьсез бәйрәм, әтиле бәйрәм...

Биографиянең калган өлеше бөтен ил белән бертөсле. Кору, торгызу, октябрят, пионер, комсомол сафлары. Бәхетле илнең бәхетле баласы. Идеология бар, патриотизм көчле чор. Тәрбия искитмәле. Армия хезмәте, Казан университеты... Ә минем Җәүдәт абый хезмәт иткән, үзем ачыш ясаган армия чорына тукталасым килә.

"Армиягә бармый калу юк иде"

дип искә ала аны Җәүдәт абый:

  • 1960 елның сентябре... Ул вакытта СССРда хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе бара иде: елга бер 20 яшь тулган егетләр армиягә китәләр. Армиягә бармый калу юк. Солдатлар өч елдан, моряклар дүрт елдан Яңа ел алдыннан өйләренә кайталар иде. Мине дә 3 сентябрьдә Куйбышевтан (Хәзер Самара) Сызрань шәһәренә алып киттеләр. Төнге уникедә 50 егетне алып китәчәкләр. "Диңгез флотына эләгәсез", -диде бер яшь кенә беренче ранг капитаны. Хыялым солдат булу иде. Мин төнге сәгать 11 дә койма аркылы сикереп, иртәнге сәгать 5кә кадәр Сызрань урамнары белән "танышып" йөрдем. Иртәнге 6 сәгатьтә безне 170 сантиметр буйлы 40 егетне майор Ткаченко Мәскәү өлкәсендәге урманына алып китте. Бер ай "учебка" тиз үтте. Шуннан соң без ОПСНга (отдельный полк специального назначения) эләктек. Бу полк Мәскәү Кремленә хезмәт күрсәтә иде: зур тантаналарны уздыру, чит ил делегацияләрен кунак итү, Мавзолейны саклау... Шунысы нык хәтердә калган, полктагы 1200 солдат арасында татар егете бер мин генә идем, чөнки калганнары рус һәм украиннар иде.
  • Искә алырлык хатирәләр дә булгандыр, яшь чак маҗарасыз булмый ул, Җәүдәт абый?!
  • Нинди булмаган, күп хәтта. Шимбә, якшәмбе көннәрендә ял бирәләр. Онытмыйм, 3 тиенгә автоматтан су эчкәннәрне. Ял итәргә Измайлов паркына бара идем. Анда татар егетләре һәм кызлары җырлыйлар, бииләр иде. Мин аларга баянда уйный идем. Горький исемендәге, Сокольники паркларында татар уеннары булмый иде.1961 елның апрелендә Зур Кремль сараенда мәҗлес булды. Хрущев кочаклый-кочаклый "Юрочка, Юрочка", дип, Гагаринны кочып үбә-үбә чыкканы да исемдә. Гагаринны шунда күрдем. Шул ук елны КПССның XXI съезды узды. Анда "Сталинны Мавзолейдан чыгарырга", дигән карар чыккан иде. Төн уртасында сугышчан тревога белән безне күтәрделәр һәм без Йосиф Сталинның җәсәден Мавзолейдан алып чыгып, Кремль стенасы янындагы махсус урынга күмдек. 1962 елның җәендә Кремль стенасына "Хрущев ишәк", дип язып куйганнар иде. Безне иртәнге сәгать 4 тә торгыздылар, бензин белән ышкый-ышкый бетердек ул язуны. Ленинга ике мәртәбә һөҗүм итү булды. Беренчесе 1917 елда. Аттырмады ул кешене юлбашчы, "Гомере төрмәдә үтсен", диде. Үле Ленинга да һөҗүм оештырдылар, анысы мин хезмәт иткәндә булды. Бер карчыкны алып керделәр, лиф эчендә ракетница-пистолет булган, алып атарга маташканда кулына суктылар. "Үлгән бит инде ул", дип анлатырга тырыштылар. "Беләм. Ленин эше үлгәннән соң да яши, диләр бит",- дип җавап бирде. Хөкүмәт бинасында дежур постта торам. Икенче ай гына хезмәт итәм. Кемдер капкага аяк белән тибә. Чалбарындагы кызыл лампасын гына күреп калдым. Капка ачып, честь бирдем. "Күпме хезмәт итәсез?", дип сорады. "Башладым гына", "Ә мин маршал, спортзалга", дип кереп китте. Ворошилов Клемент Ефремович әнә шулай сорап, кул биреп исәнләште. Олы иде инде.
  • Солдат тормышының үзенең дә кызыклы мизгелләре җитәрлек, диләр
  • Бездә дә булды. Иртәнге сәгать 6 дагы "подъем"га күн итекләрне алмаштыралар иде. Зур аяклы егетләр кечкенә итекләрне кия алмый азапландылар. Чалбар балакларын тегеп кую дисеңме. Икенче аякка балак калмый иде. Иртән карт солдатлар уятып, повар янына "тыгылган" макороннарны өрергә, селедкаларның күзен чистартырга, ротага чиләк белән пар алып кайтырга җибәрәләр иде. Йокыдан айный алмаган солдат чаба инде, ә поварлар көлә. Шулай плацның уртасыннан барам, ике ягыма каршы майор белән капитан киләләр. Кайсына честь бирергә? Каушап калмадым, сул кулны сул чигәгә, уң кулны уң чигәгә куеп үттем. Алар мине туктатып, ялгышымны төзәттеләр, көлә-көлә киңәшләрен бирделәр. Квартал саен туган көннәрне билгелибез, үзебез генә. Аракы эчәргә ярамый. Шоферларга акча биреп, аракы алдыртабыз. Ашханә офицерларныкы белән бергә. Графинадагы суны бушатып, урынына аракы салдык. Өстәл артында утырабыз. Капитан керде. "Егетләр, тамак кипте, эчәргә рөхсәт итегез", дип су сорады. 350 граммлы солдат кружкасы. Тутырып салып бирдек. Бер кабуда эчмәкче иде су кебек, Азрак эчкэч, тукталды, шулай да эчеп бетерде. Без куркып карап торабыз, сүз әйтмәде, чыгып китте. Кире кереп, өстәлгә 5 сум акча да куеп калдырды Ул чакта аракы 3 сум 12 тиен тора. Бу Мәскәү Кремлендә булган хәл.
  • Солдат хезмәтенең ярдәме булды, дип саныйсызмы? Кирәкме армия хезмәте?
  • Солдат хезмәтенә 20 яшемдә киттем. Миңа озакламый 74 яшь тула. Төгәллеккә, планлаштырырга, соңгы нәтиҗәне уйлап эшләргә мине армия өйрәтте. Пөхтәлеккә өйрәтте, без хәтта, уртасы матур булып җыерылып торсын өчен, күн итекнең өске өлешен үтүкли идек. Безне постка куйганда икең бертөслене: сары чәчле булса берсе, икенчең дә сарыны бастыралар иде - зәвык та тәрбияләгәннәр. Бер сәгать постта селкенмичә торасы. Кыш көне салкын, борыннан ага. Җәй көне чебен, кигәвен. Күпме сабырлык, ихтыяр көче кирәк... борының өстендә чебен йөргәндә, бер сәгать буе бит ул. Беребезнең әнисе килгән, улы постта тора. "Улым" улым", дип дәшә. Сөйләшергә ярамый. Тәрбия мәктәбе булган ул армия. Һәм мин аны кирәк дип саныйм.
  • Җәүдәт абый, сез бит әле Тукай туганы да...
  • Дүртенче буын туган мин Тукайга. Тукайның әтисе - Мөхәммәтгариф. Аның апайсы - Файзә. Аның улы Габдрахман - минем бабай, әнинең әтисе. Ара-тирә язгалавым да әнә шуннан киләдер. Әтнә районын бик гимнлы итәсем килә, сүзен дә, көен дә яздым. Сүзләре дә ике телдә язылды. Җитәкчеләргә дә ошады. Нокта гына куясы бар. Ватанпәрлек хисе инде бу, анысы да - армия мәктәбе!
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев