Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муалифовналар васыятькә тугры калганнар

«Муалифовналар"...- диләр бездә яратып алар турында. Апалы-сеңелле Мөнирә һәм Әлфия Муалифовна - ике дистә елдан артык район хатын- кызларына әни булырга ярдәм итүче шәфкать ияләре турында бу язмам. Ерак Таджикистанда, алты балалы укытучылар гаиләсендә туып үскән алар. Әтиләре Муалиф Сабир улы - Башкортостанның Дүртөйле ягыннан,тарих укытучысы. Әниләре Кафия Әхмәт кызы-Оренбург...

«Муалифовналар"...- диләр бездә яратып алар турында. Апалы-сеңелле Мөнирә һәм Әлфия Муалифовна - ике дистә елдан артык район хатын- кызларына әни булырга ярдәм итүче шәфкать ияләре турында бу язмам.

Ерак Таджикистанда, алты балалы укытучылар гаиләсендә туып үскән алар. Әтиләре Муалиф Сабир улы - Башкортостанның Дүртөйле ягыннан,тарих укытучысы. Әниләре Кафия Әхмәт кызы-Оренбург татары, физик- математик. Сугыштан соңны елларда туган җирләрен калдырып, җылы якларга чыгып киткәннәр. Шунда очрашып, уртак гаилә корганнар. Бер-берсенә терәк булып, алты балага гомер бүләк иткәннәр. Иң олы абыйлары -Мөдәрис, аннан соң - Мөнирә,Нәзирә, Фәвәрис, Вәсилә һәм Әлфия кечкенәдән хезмәт сөеп, тәртип яратып үскәннәр. Һәркайсы диярлек укытучы һөнәренә гашыйк булган. Әмма , бала туганчы ук аның язмышы күкләрдә язылып куелган була, диләрме әле... Алты баланың бишесе югары белем ала. Өч табиб һәм ике укытучы чыга бу гаиләдән. Егетләрнең берсе генә - " Бөтен кеше дә югары белем алып бетерә алмас, сезне туендыручы да кирәк", ди. Уйласаң, исләрең китмәле. Бер гаиләдәге биш баланы югары белемле итү өчен әти- әнигә күпме көч, күпме сабырлык кирәк. Мөдәрисләре укытучы булуны кулай күрә. Гаиләдә икенче бала булган Мөнирәне табиб булырга әнисе күндерә. Кызының балалар яратканын күреп, педиатр булырга кыстый. Әмма, кыз гинекология факультетына укырга керә. Һәм шушы һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенми. Нәзирәләре исә башта педиатрия факультетын тәмамлый. Соңрак офтальмолог буларак квалификациясен үзгәртә. Төпчек кызлар Вәсилә белән Әлфиянең арасы бары бер яшь тә ике ай гына була. Вәсилә педагогия институтын сайлый.Ул бүгенге көндә Лаеш районы мәктәпләренең берсендә татар(!) телен укыта. Ә менә Әлфиянең табиб һөнәрен сайлавы үзе бер тарих. Ике һөнәрнең берсе - укытучымы, табибмы булырга озак уйлап йөри кыз. Мәктәпнең соңгы сыйныфларында укыганда икеләнүе тагын да көчәя. Әмма мәктәптә үткәрелә торган "Мөстәкыйльлек көне"("День самостоятельности") икеле - микеле уйларга соңгы ноктаны куя. Мәктәптә "укытучы" булып бер көн дәрес үткәргән кыз укытучы булу турындагы хыялларына башка әйләнеп кайтмый инде. Апалары артыннан Дүшәнбе дәүләт медицина университетына юл ала. 1993 елда аны тәмамлаганнан соң, гинеколог буларак хезмәт юлын башлап җибәрә.

Таджикистанда төрле милләт вәкилләре арасында чуалышлар башлангач, Муалиф ага гаиләсе белән Татарстанның Лаеш районына күчеп кайта.

Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев