Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мулла” фильмы Әтнә дәүләт драма театры катнашында төшерелә

Татарстанның Әтнә районында август аенда Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлый. Бу хакта "Татаркино" оешмасының матбугат үзәге хәбәр итте. Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша....

Татарстанның Әтнә районында август аенда Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлый.

Бу хакта "Татаркино" оешмасының матбугат үзәге хәбәр итте.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.

Мәгълүмат өчен. Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы 2006 елда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Ул драматургның соңгы әсәрләреннән берсе. Татарстанда "Мулла"ны өч дәүләт театры - Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Шулай ук бу спектакль Башдрамтеатр репертуарында да бар. Театр белгечләре фикеренчә, иң камил куелыш Әтнә театрында булган. Шунлыктан фильм Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры катнашында төшерелә.

"Без фильмда авторның төп идеясен сакладык. "Мин беркайчан да, беркемгә дә ышанмадым, ә ышанасым килде", дигән девиз калды. Бераз бизәп кенә җибәрдек", - диде фильмның идея авторы, инде өч ел рәттән шушы хыял белән янып йөргән композитор Марат Әхмәтшин. Ул бу фильмның продюсеры да. Сценарий авторлары - Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин үзе. "Туфан Миңнуллин пьесада бер авылда гына булган вакыйганы язмаган. Бу авыл - җыелма образ. Безнең фильмда да шулай. Без Әтнә районындагы авылны түгел, ә Татарстанның бер авылын күрсәтәбез", - диде Марат.

"Фильмны августта төшерә башлыйбыз. 25 смена каралган. Киләсе елга Казан халыкара мөселман кинофестиваленә өлгертербез дип уйлыйбыз, - диде фильмның генераль продюсеры, "Татаркино" оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова. Ул үзләренең тәгаенләнгән бюджетка сыешырга тырышачакларын әйтте.

Бюджетның күпме икәнлеген турында әлегә расланган мәгълүмат юк.

Татар-Информ

"Мулла" фильмына төшү өчен уздырылган кастингта Әтнә дэулэт драма театры артистлары Илсия Габидуллина, Фирдания Хәйруллина, Зөһрә һәм Фаяз Хөсәеновлар, Рәзинә, Нияз Заһидуллиннар кызлары белән, Зиннур Һадиев, Гүзәл Гафарова катнашты. Әлегә кемнәр узганы билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев