Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мулла" фильмын төшерү Күңгәр авылында дәвам итә -фоторепортаж

Бу минутларда районыбызның Күңгәр авылы мәчете янында "Мулла" фильмын төшерү дәвам итә. Монда мулла Әсфәндияр - Рамил Фазлыевны дусты Артур - Марат Башаров эзләп таба. Көтелмәгән очрашудан мулла бер мәл югалып та кала. "Мулла" фильмын төшергәнне авылның дин әһелләре Рубис, Гомәр, Фәргать абыйлар да зур игътибар белән карап тордылар. Район...

Бу минутларда районыбызның Күңгәр авылы мәчете янында "Мулла" фильмын төшерү дәвам итә. Монда мулла Әсфәндияр - Рамил Фазлыевны дусты Артур - Марат Башаров эзләп таба. Көтелмәгән очрашудан мулла бер мәл югалып та кала.

"Мулла" фильмын төшергәнне авылның дин әһелләре Рубис, Гомәр, Фәргать абыйлар да зур игътибар белән карап тордылар. Район Советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ ханым да фильм төшерүчеләр янында иде.

Могҗиза дими ни дисең, төштән соң яңгыр ява башлады. Без Күңгәр авылына барганда "Яңгыр яугач төшерә алырлармы икән, Марат Башаровның китәсе дә бар бүген", дип сөйләшеп бардык. Мәчет янына якынлашып, артистлар урамга , мәчет алдына чыгуга яңгыр туктады. Ялт итеп кояш чыкты. "Мулла" яңгырга чыланмады. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киңлеккә тагын бер дәлил булды бу!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев