Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мультиваркада тавык шашлыгы - "Әтнә таңы"

Мультиваркада тавык шашлыгы Ул диетик туклану өчен идеаль вариант. Шашлык ашыйсы килә, әмма табигатькә чыгу мөмкинлеге булмаучылар өчен отышлы вариант. Бернинди янган-көйгән кисәкләр дә булмый, ите йомшак, сусыл булачак. Кирәк: 500 грамм филе яки күкрәк ите, 50 грамм зәйтүн мае, 50 грамм бал, 50 грамм соя соусы, 2-3 тырнак сарымсак,...

Мультиваркада тавык шашлыгы

Ул диетик туклану өчен идеаль вариант. Шашлык ашыйсы килә, әмма табигатькә чыгу мөмкинлеге булмаучылар өчен отышлы вариант. Бернинди янган-көйгән кисәкләр дә булмый, ите йомшак, сусыл булачак.

Кирәк: 500 грамм филе яки күкрәк ите, 50 грамм зәйтүн мае, 50 грамм бал, 50 грамм соя соусы, 2-3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, тәмләткечләр - болар 3 порциягә җитә.

Тавыкны зур булмаган кисәкләргә бүләргә. Маринад ясарга: зәйтүн мае, бал, соя соусын һәм сарымсакны бергә изеп, тоз белән тәмләткечләр өстәп болгатырга. Маринадны тавык ите өстенә коеп, яхшылап болгатырга һәм 1-3 сәгатькә суыткычка куярга. Суганны түгәрәкләп кисәргә.

Кисәкле итләрне таякчыкларга суган белән чиратлаштырып тезергә һәм мультиваркага куярга. Калган маринадны өстенә коярга. Мультиварканы "Выпечка" яки "Жарка" режимына куярга. 30-40 минуттан әзер була. Шашлыгыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев