Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мырау батырыбыз пәйда булды

Мәдәният йортыбызда булган концертны карап кайтканнан соң, сезгә хат язарга утырдым. Әниләр көненә багышланган концерт иде ул. Концертны "Туган авылым - Олы Бәрәзә", дип исемләнгән презентация белән башлап җибәрделәр. Без, тамашачылар, авылыбызның тарихи урыннары, чишмәләре, киң матур болыннары, сокландыргыч табигате белән танышып үттек. Сәхнәне ачып җибәрүгә, Бәрәзә авылында туган мырау...

Мәдәният йортыбызда булган концертны карап кайтканнан соң, сезгә хат язарга утырдым.

Әниләр көненә багышланган концерт иде ул. Концертны "Туган авылым - Олы Бәрәзә", дип исемләнгән презентация белән башлап җибәрделәр. Без, тамашачылар, авылыбызның тарихи урыннары, чишмәләре, киң матур болыннары, сокландыргыч табигате белән танышып үттек. Сәхнәне ачып җибәрүгә, Бәрәзә авылында туган мырау батырыбыз пәйда булды. Алай гына да түгел, барлык тамашачыларны бәйрәм белән котлады. Концертта Илгиз абый Кадыйров иҗат иткән шигырьләр дә яңгырап узды. Артистларыбыз тормышта була торган авыл хәлләре турында скетч та куйдылар. Бу күренеш концерт номерлары белән уралып барды. Сәмигуллина Гөлфия апа мөнәҗәт әйтте. Сафин Илшатның җырлавын да тамашачылар бик ошатты. Кабат-кабат чакырып җырлаттылар. Дилә Камалиеваның әниләргә багышланган җыры да күңелләргә һуш килде. "Гөлкәем" ансамбле кызларының биюе генә түгел, костюмнары да һәрбер тамашачының күңелен җәлеп иткәндер. Бәйрәм концерты дуэт белән тәмамланды. Гомумән, Бәрәзә авылында бик тырыш халык яши. Алар эшли дә, ял да итә беләләр. Аларның сәхнәдәге чыгышларын күреп, моңа тагын бер кат инандык.

Мәдәният хезмәткәрләре Лилия Хәкимова, Лилия Галләмованың тырышлыклары да күзгә күренеп тора, алар оештырмаса, без мондый концерт карый да алмас идек. Исән-сау эшләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев