Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәймүнә Гайсина: "Мин кешеләрне яратам"

Күлле Киме авылында гомер кичерүче Мәймүнә әби Гайсина 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Сөбханалла, сөбханалла. Мәймүнә әбине күргәч, күңелгә килгән беренче уем шул булды. Еллар чзчләренә чал салса да, биткә буразканалар сызса да, күзләрендә очкын нуры янып тора әле аның. Һаман да мин белгән мөлаем, эчкерсез, киң күңелле, зыялы...

Күлле Киме авылында гомер кичерүче Мәймүнә әби Гайсина 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Сөбханалла, сөбханалла. Мәймүнә әбине күргәч, күңелгә килгән беренче уем шул булды. Еллар чзчләренә чал салса да, биткә буразканалар сызса да, күзләрендә очкын нуры янып тора әле аның. Һаман да мин белгән мөлаем, эчкерсез, киң күңелле, зыялы Мәймүнә апа ул. Язмыш никадәр генә сындырып сынаса да, авырлыклар алдында башын имәгән. Үзенә кыен булса да, һаман да башкаларга ярдәм итәргә ашкына ул. Элек-электән башкаларга үрнәк булып торган әни белән бала, килен белән кайнана кебек асыл сыйфатлар үз матурлыгын югалтмаган биредә. Улы Ревальнең әнисенә карата булган хөрмәтенә, Мәймүнә апаның килене Илфия белән фотога төшкәч, "Фотога төшкәндә мин алга табарак чыгып, Илфия артта калмадымы соң", - дип борчылып куюына тагын бер сокланып карадым. Инде бу асыл сыйфатлар оныкларда да чагыла.

...Мәймүнә әби бик кызыклы шәхес. Андагы мәгълүматка исең китәрлек. - "аяклы архив", валлаһи.

  • Үги әни белән үстем. Начар булды, дип әйтә алмыйм. Тик үзенә: "Кызым", дип әйткәнеңне ишетсәң иде, дип әйткәнем хәтердә. Өченче класста укыганда Армиядәге егетләренә яшь кызлар әйтеп торып хат яздыра торганнар иде, - дип искә алды бала чагын Мәймүнә әби.

Бөтен гомерен балаларга багышлый ул. Сугыш елларында Дусым, Шимбер авылларында укыта. 1946 елда Күлле Киме авылына килен булып килә. Биредә детдомда да эшләп ала, аннары башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Сабыйларның хөрмәт иткән укытучысы була Мәймүнә әби. Бүгенге көндә дә онытмыйлар үзен. Шалтыратып булса да хәлен беләләр. Мәймүнә әбигә карыйм да сокланып куям. Ничек барына да өлгергән. Гаилә учагын җылытучы да бит ул. Алты баласына яраткан әни, әтеки белән әнекинең уң кулы, тормыш иптәше өчен уңган хатын да була ул. Эшне дә ирләрнеке дип тормыйм, җиң сызганып эшли. Үзе ул бу хакта: "Яшьлекне кире кайтсын иде, димим. Бик рәхәт булмады. Ә менә картлыгым бик рәхәттә. Балаларым йөземә кызыллык китермәделәр. Улым Реваль белән Илфиягә бик рәхмәтле. Бу дөньяның җәннәтен күрдем инде мин", - диде.

Мәймүнә әби шигырьләр дә иҗат итә. 95 яшендә дә яза ул аларны:

Яшьлек белән тазалыкны

Кассага салсаң иде.

Кассадагы акча кебек

Кайтарып алсаң иде.

Ул шигырьләрнең һәркайсында күпме мәгънә салынган. Мәймүнә әбинең тагын бер күркәм шөгыле бар. Чәпәләйләр бәйләргә ярата ул. Ә аларны башкаларга бүләк итә. Үзе бу хакта: "Чәпәләйләр бәйләп кемгәдер бүләк итсәм, рәхәт булып китә. Кешеләрне бик яратам", - ди ул.Елның-елында мәктәпләрдә үткән хәйрия марафонында да актив катнаша.

Шушы ак йөзле, чандыр гәүдәле Мәймүнә әбинең күңеленә бары да сыйган. Дуслык дигән төшенчәне дә югары бәяли ул. Гомер буе бергә эшләгән дусты Әшраф әбине дә яратып искә алды. Аның гүр иясе булганга ике еллап вакыт узса да, икенсенең арасында булган дустанә җылы мөнәсәбәтне олы ихтирам белән искә ала.

Мәймүнә әбине юбилее белән котларга килгәч, аның хөрмәтенә улы башкарган җырларны да һәркайсыбыз исе китеп тыңлады. Аларда да күпме наз, хөрмәт, рәхмәт хисләре яңгырый иде. Әйе, бәхетле картлык кичерә Мәймүнә әби. Хәер, ул моңа лаек та. Аллаһы Тәгалә аның башкаларга күрсәткән игелекләрен, бүген меңе белән Мәймүнә әбинең үзенә кайтара торгандыр. Зиһене якты, хәтере дә әйбәт. Үзе күргәннәрне, кичергәннәрне васыять итеп яшь буынга җиткерә алсын, дия торгандыр, күрәмсең..

Бүгенге көндә 12 оныгы, 6 оныкчыгы, оныкчыгының да баласы бар икән инде. Оныкчыгының баласы Скарлет, Англиядә яшиләр. Тормышны, кешеләрне яраткан Мәймүнә әби Гайсина да башкаларга шатлык өләшеп яшәсен дә яшәсен иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Мәймүнә Гайсина: "Мин кешеләрне яратам"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев