Әтнә таңы

Мәзәкләр

Бер патша шәһәргә бара. Юлда бер крестьянны очрата. Шәһәргә юл күрсәтү өчен, ул крестьянны үз янына утырта. Юлда крестьян әйтә: «Патшаны күрәсе иде, аны ничек танып булыр икән?" - ди. Патша әйтә: «Патшаны күргәч, бөтен кешеләр баш киемнәрен салып тез чүгәләр. Шуннан танырга була", - ди. Болар шәһәргә керү белән,барлык...

Реклама

Бер патша шәһәргә бара. Юлда бер крестьянны очрата. Шәһәргә юл күрсәтү өчен, ул крестьянны үз янына утырта. Юлда крестьян әйтә: «Патшаны күрәсе иде, аны ничек танып булыр икән?" - ди. Патша әйтә: «Патшаны күргәч, бөтен кешеләр баш киемнәрен салып тез чүгәләр. Шуннан танырга була", - ди. Болар шәһәргә керү белән,барлык халык баш салып тез чүгә.
- Монда баш киемен салмаган без генә калдык. Димәк, икебезнең беребез патша булып чыга инде, - ди крестьян.
***
Бер хәлсез генә бөкре кеше була. Урамнан барганда, бер малай аның җилкәсенә таш белән бәрә. Бөк­ре, малайны чакырып ала да, бераз акча биреп:
- Ай, акыллым, бик төз атасың икән, - ди. Аннан, урамнан узып баручы таза кешегә күрсәтеп:
- Бар әле, әнә шул кешегә дә бәр, ул бай, күбрәк бирер, - ди.
Малай, ышанып, теге кешегә дә бәрә. Шул кеше малайны тотып ала да бик үткәреп яңаклый.
***
- Бетте баш!
- Ни булды?
- Кичә үземнең шоферым аша салым инспекциясенә бер кап конфет җибәрдем.
- Шуннан?
- Тышына шофер өчен «Тәрәзә янында утыручы симез хатынга бирерсең" дип язу кыстырып куйган идем. Шуны алмый гына тапшырган.
***
Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда, йөрәге, кибеткә керү теләгеннән котырып, күк­рәктән ычкынып китәрдәй булып типсә дә, бу кеше бирешми - йөрәгенә әйтеп бара икән:
- Түз, йөрәгем, кибет турысыннан үтәбез!
Үтеп киткәч:
- И, рәхмәт сиңа, йөрәккәем, маладис, түздең бит, ә! Әйдә инде хәзер шуның өчен әйбәтләп сыйлыйм үзеңне, - дип, кибет эченә кереп китә икән.
***
Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алып кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнис­тән үрнәк ал! - дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! - дигән малай.
***
Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып куялар:
- Улым, акчаңны кысыбрак тот!
Күп тә үтми улларыннан хат килә:
- Әти, әни, кысып тот, дигәч, әллә катырак кыстым инде, сез җибәргән акча үлде дә китте бит, тагын акча җибәрегез, - дип язган, ди.
***
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
- Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
- Кем?
- Укытучы.
- Каян белдең?
- Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: